Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфкать Шаһиев заманча Рамазан ае турында: «Динсезләр дә, моны күргәч, дингә киләләр, ди»

news_top_970_100
Рәфкать Шаһиев заманча Рамазан ае турында: «Динсезләр дә, моны күргәч, дингә киләләр, ди»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Социаль челтәрләрдә Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиевның быелгы Рамазан аена багышланган шигыре чыкты. Ул «Заманча Рамазан» дип атала.

«Рамазан – сабырлык ае,

Муллык, бәрәкәт биргән.

Уразаны фарыз иткән,

Һәм изге Коръән иңгән.

Сынау, сыналу ае бу,

Аллаһ сыный күпләрне.

Шул сынауны дөрес узар,

Азлар микән? Күпләрме?

Дингә йөз белән борылды

Бездә хәзер күп байлар.

Яңа ел корпоративын

Хәтерләтә ифтарлар.

Бер кафеда бизнес-ифтар,

Икенчедә – мәдәни.

Бизнесыннан мәдәние

Аерылмый әлләни.

Затлы мулла вәгазь сөйли,

Күңелләргә уярга.

Яшь ханымнар селфи ясый,

Статуска куярга.

Нинди олы түрә килгән,

Табында булган ниләр...

Динсезләр дә, моны күргәч,

Дингә киләләр, диләр.

Элек безнең әби-бабай

Авыз ача иделәр.

Ифтар дигән серле сүзне

Әле яңа белделәр.

Гайбәтләрдән, ямьсез сүздән

Авызлар бикле иде.

Тыйнак кына авыз ачу –

Шулкадәр ипле иде.

Аллаһ ризалыгы өчен

Уразасы, сәхәре.

Мактанмады, Аллаһының

Төшәр, диеп, каһәре.

Хәзер исә көн дә ифтар...

Авызыбыз гел ачык.

Ясалма уразалардан

Иман китмәсме качып?».

Комментарийларда халык шигырьне хуплап алган һәм автор белән килешкән.

«Динсезләр дә, моны күргәч, дингә киләләр, диләр. Кеше тәмле ашау белән дингә килерләр, бәлки, диптер инде, мәчетләр җыелышып ашау кафеларына әйләнеп бетте. Тамак юлы белән түгел, ә күңел белән ышанып барасы килә. Шигъри юллар белән 100 процент килешәм»;

«Мин бу шигырьне күптән көткән идем...! Бәрдең, ичмасам»;

«Милләттәшем, бик матур фикерләр. Күптән көттек без бу шигырьне. Ифтарлар үткәрү – изге гамәл, сүз дә юк. Ләкин бөтенләй башка форматта кирәк. Тыйнаграк булыйк әле әзрәк, дигән гыйбарәне бик урынлы да вакытлы искә төшердегез»;

«Шулкадәр актуаль, дөрес! Ясалмалылык, икейөзлелек – шулкадәр туйдырды»;

«Рәфкать, нәкъ өстенә бастың, бүген бу – бик актуаль тема, бар кеше дә укыса иде дә бит»;

«Искиткеч дөрес язылган шигырь. Хәзер авыз ачу (ифтар) «показуха»га әверелде. Соңга таба укыйсы да, карыйсы да килми башлады. Концерт, өстәл артындагылар кушылып, җилкә сикертеп жырлап утыралар. Бигрәк тә дөрес язылган. Афәрин!» дип хуплап алганнар шагыйрьнең фикерен.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 апрель 2024
    Исемсез
    Дөрес тә язгансыз. Ифтарлар да шоуга әйләнеп бетте хәзер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100