Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кулларны еш юарга ярамый?

Табиб кулларны бары тик кирәк булганда гына юарга киңәш итә.

news_top_970_100
Ни өчен кулларны еш юарга ярамый?
pixabay.com/ru

Кулларны еш юу тирене зарарлый һәм тора-бара яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, табиб-дерматолог Ирина Скорогудаевага сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Табиб фикеренчә, сабын тирене зарарланудан һәм организмга зарарлы матдәләр үтеп керүдән саклый торган липид барьерын юып төшерә.

«Сабын - тире өчен агрессив мохит. Аның составында шактый көчле детергентлар була. Шушы матдәләр аркасында күбек барлыкка килә дә инде. Детергентлар тирене зарарлый, шуңа күрә организмга зарарлы кушылмалар булган сыеклык тизрәк үтеп керә. Тиренең барьерын бозарга киңәш ителми», — дип аңлатты табиб.

Ирина Скорогудаева кулларны бары тик кирәк булганда гына юарга киңәш итә. Мәсәлән, урамда, җәмәгать урыннарында йөргәннән соң. Соңыннан тиренең табигый барьерын торгыза торган крем сөртү мәҗбүри. Бу дым югалтуга каршы тора торган элпә булдыра һәм тирене корудан саклый.

Табиб липид барьеры структурасына якын булган кремнар сайларга киңәш итә. Алар яхшы табигый майлардан, холестерин, триглицеридлар кушылмасыннан, ирекле май кислоталарыннан, церамид яки керамидлардан торырга тиеш.

Табиб фикеренчә, чыннан да файдалы булган крем арзан тора алмый. Аның сүзләренчә, сыйфатлы кремның бәясе 500 сумнан башлана. Шулай ук белгеч кулларны озак юмаска куша.

«Детергент белән контакт вакыты — аның тирегә үтеп керүен көчәйтә һәм барьерны боза. Хирургларның кулларына күз салыгыз, алар кулларын гел эшкәртеп, чистартып торырга мәҗбүр. Тиреләрендә экзема өстендә экзема, бернинди кремнар да ярдәм итми», — диде эксперт.

Әмма ул коронавирус пандемиясе чорында кулларны озаграк юарга кирәк, юкса тиредәге бактерияләр юылып бетми, диде.

«Әгәр кеше өйдә утырган, берни һәм беркем белән дә контактта булмаган икән, кулларны сабын белән юу кирәкми дә, краннан аккан җылы суда чайкау да җитә», — диде Скорогудаева.

Табиб кулларны савыт-саба юа торган сыеклык белән юарга ярамый диде. Бу чаралар савыттагы майны бетерер өчен кулланыла.

«Шуңа күрә кешеләр савыт-сабаны перчаткасыз юганда тиредән берни дә калмый. Берьюлы тәлинкәдәге майны да юып, кулларны да саклап булмый, болар икесе ике төрле бурыч», — диде эксперт.

Шулай ук кулларны кер сабыны белән дә юарга ярамый, чөнки анда селтеле тирәлек була, ул липид барьерына тискәре йогынты ясый. Моның урынына кулларны йомшак, синтетик сабын белән юу яхшырак булыр. Мондый сабын начаррак күбекләнә, әмма тирене чистарта.

Мондый киңәшләрне үтәмәү кыска вакытлы һәм озакка сузылган проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Башта куллар корыячак һәм алар тизрәк картаячак. Алга таба экзема барлыкка килү куркынычы арта, тире кычыта, яргалана башлый.

Ирина Скорогудаева әйтүенчә, тиренең липид барьерын боза торган чараларны еш куллану организмны зарарлы матдәләр белән пычрата. Бу аллергия китереп чыгарырга һәм яман шеш ихтималын арттырырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100