Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Плитәдә онытылып, көеп беткән кәстрүлне тиз генә ничек чистартырга?

Лимон кәстрүлне дә чистарта, өйдәге янган исне дә бетерә.

news_top_970_100
Плитәдә онытылып, көеп беткән кәстрүлне тиз генә ничек чистартырга?
https://pixabay.com

Хуҗабикәләрнең һәрберсенең диярлек гомерендә бер тапкыр булса да өйгә төтен исе чыга башлагач кына искә төшеп, кәстрүл яндырганы бардыр. Киңәшләр сайтында шушы кәстрүлне чистарту ысулы чыкты.

Лимон бу очракта шәп ярдәмче булыр. Лимон кислотасы кайнап торган су каткан ризыкны чистарта, лимон өйгә таралган янган исне дә бетерә. 

Ике лимонны үзегез теләгәнчә кисегез, кәстрүл төбенә салыгыз, лимон кисәкләре кәстрүл төбен бөтенләй капларлык булсын.

Шуның өстенә су салыгыз, лимон кисәкләрен батырырга тырышмагыз, барыбер калкып чыгачаклар. Кәстрүлне утка куегыз. 

Су кайнап чыккач, бераз ныклап кайнап алсын. Аннары суытыгыз, лимон кисәкләрен алып ташлагыз. Кәстрүлне щетка белән җайлап кына чистартып алыгыз. 

Кәстрүлне салкын суда чайкагыз, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100