14 апрель көнне Красноярск краеның Канск шәһәрендә 29 яшьлек ана 3 баласын ерткычларча үтергән. Галина өйдә 8 яшьлек олы улы, 4 яшьлек кызы һәм 7 айлык кече баласы белән булган. Хатын кинәт кенә балта барып алган.
Фигурант сөйләвенчә, малайларын ул балта белән чабып, кызын буып үтергән, дип яза «Комсомольская правда».
Билгеле булганча, хатын-кыз 2019 елдан психиатрда исәптә торган. Гаиләне танучылар сүзләренчә, элегрәк ул үзен һәм балаларын мыскыл иткән тиран иреннән зарланган. 2024 елның октябрендә 40 яшьлек ир 7 яшьлек улын кыйнаганнан соң, гаиләне исәпкә куйган булалар.