Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Портфельләре табылган, үзләре юк: Уфада 13 һәм 14 яшьлек 2 үсмерне 3 көн эзлиләр

news_top_970_100

Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү отряды мәгълүматлары буенча, үсмерләр 30 мартта югалган. Хәзерге вакытта малайларны 100дән артык кеше эзли, дип яза gorobzor.ru сайты.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар урамда йөргәннән соң өйләренә кайтмаган. Алтынчы пристань тирәсендә урманда эзләгән вакытта аларның портфельләрен тапканнар. Коткаручылар балаларның яр буеннан эзли. Шулай ук водолазлар эше дә планлаштырылган. Министрлыкта хәбәр итүләренчә, яшүсмерләрне эзләүдә 170 кеше катнаша.

Әгәр үсмерләрнең кайда булуы турында мәгълүмат булса, 112 яки 8-800-700-54-52 номерларына шалтыратырга кирәк.

Павелның буе 150 см, уртача гәүдә төзелеше, коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Зәңгәр куртка, яшел ыштан, зәңгәр итек, яшел башлык кигән була.

Дамирның буе 145 см, уртача гәүдә төзелеше, чәчле куе коңгырт, коңгырт күзле. Кара куртка, зәңгәр төстә спорт ыштаны, зәңгәр итек кигән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100