«Туган як» җыры авторы: «Элвин Грей җырламасын, димим, авторларын дөрес әйтеп җырласын»
Вәсилә Фәттахова башкарган «Туган як» хит җыры белән бәйле бәхәс җырчы Элвин Грей һәм «Барс Медиа» ширкәте арасында барлыкка килгән. Шул уңайдан җыр сүзләренең авторы Гөлнара Рәшитова белән әңгәмә кордык.

«Вәсиләнең ихластан рәхмәт әйтүен әле дә хәтерлим»
Гөлнара апа, «Туган як» җыры ничәнче елда язылды?
90нчы еллар азагында яздым. Миңа ул вакытта әле 19 чамасы гына иде. Әмма, ул язылгач, әле озак еллар җырланмый ятты, чөнки, беренчедән, бу темага җырларга алынасылары килмәде. Ә икенчедән инде, аның аранжировкасы ул замандагы аранжировкалардан аерылып тора иде. 2003 елда гына мәрхумкәем Вәсилә Фәттахова бу җырны башкарырга булды.
Көй авторы – Урал Рәшитов. Җыр сүзләре аның кулына ничек эләкте?
Стәрлетамак шәһәренең культура-агарту училищесын тәмамлап, Раевкага (Башкортстан республикасы Әлшәй районындагы бер бистә) кайттым. Минем шигырьләремә хәзер инде бик тә популяр композиторлар булган Альфред Якшимбетов, Фәрвәз Кильдигулов көйләр язалар иде. Соңыннан Урал Рәшитов та язып карарга булды.
Җыр тиз арада популяр булып киткәндер, әйеме?
Ул вакытта Интернет та, телефоннар да юк бит. Шушы җырым белән Вәсиләнең, Айдар Галимов төркемендә эшләп, бөтен Россия буенча гастрольләрдә йөрүен алар кире Башкортстанга әйләнеп кайткач кына белдем. Безнең җыр хит икән бит! Вәсилә белән нәкъ шунда танышкан идек. Аның, мине кочаклап алып, ихластан рәхмәт әйтүен әле дә хәтерлим.
Элвин Грей да җырлый «Туган як»ны. Аңлавымча, ул авторларны дөрес атамый?
Әйе, ул көй һәм сүзләр авторы дип Урал Рәшитовны атый. Әйе, көе аныкы, ләкин сүзләре минеке бит. Башка авторлар да минем белән килешер, шигырь бит бала кебек кадерле.
Урал Рәшитов белән элемтәгә кергәнегез бармы?
Аның белән аралашканым юк. Уралның бу адымын хыянәт кебек кабул итәм. Мин аңа нәрсә дип әйтим инде… Сөйләшү барыбер бер нәтиҗәгә дә китермәячәк.
Хокуклар кемдә соң?
Бу җыр чыккач, Урал аны Уфадагы «Мастер» студиясенә сатты. Шул вакытта, җырларым күбәеп киткәч, мин дә дисклар чыгара башладым. Ярый да шушы елны «Барс Рекордс» белән берлектә «Туган як» җыры кергән җыентыкны чыгарганмын. Бу 2005 еллар. Шушы диск минем автор булуымны раслый!
Сез Радик Юльякшинның җырлавын теләмисезме?
Җырламасын, димим, авторларын дөрес әйтеп җырласын. Белүемчә, Радик башкаруындагы «Туган як» җыры барлык Интернет мәйданчыкларыннан алып куелган. Аның клибы да миңа бер дә ошамый. Шәрә кызлар төшкән ул клип мин язган шигырьләрне рәнҗетә. Җырласыннар, бер сүзем юк. Радик та, авторлыгымны танып, мине хөрмәт итеп җырласын.
Айдар Галимовның «Кызыл розалар»ы да сезнеке.
Әйе, бу җырны язгач, әнием нәкъ аңа биреп карарга киңәш итте. Әнием Айдарның җырлаганын ярата иде. Хәзер генә әнием инде безнең арада юк… Шигырьләр язылды, ләкин, Себергә киткәч, иҗат барыбер тукталып алды. Иҗат итәр өчен көчле хис-кичерешләр кирәк. Шигъри юллар тик торганнан гына язылмый.
Мәсәлән, «Кызыл розалар» кайчан язылды дип беләсең?! Бер мәлне миңа зууур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Розаларның энәләре кул-бармакларымны чәнчеп-чәнчеп канаткан иде. Шушы розаларны тотып, электричкада өйгә кайтып киттем. Юлдашларның барысының да күзләре я миндә, я чәчәкләрдә иде. «Ничә сумга сатасың?» – дип тә сораганнар иде. «Миңа бүләк иттеләр!» – дидем, горурланып! Һәм шушы өйгә алып кайтыр юлда шигырь дә язылды.
Кем бүләк итте соң бу чәчәк бәйләмен? Хәзер ул кеше белән сез элемтәдәме?
Артымнан йөрүче бер егет иде ул. Кызганыч, мин генә аның хисләренә җавап кайтара алмадым. Аралашканыбыз юк, бу хәлләргә 30 ел үткән инде. Әле исемдә: бу шигырьне Фәрвәзгә дә күрсәткән идем. Ул: «Кем розалар дип җырласын инде, гөлләр дип җырларга кирәк», – диде.
Себер якларына ник киттегез?
Хатын-кызның урыны ире белән бит инде ул. Кияүгә чыктым. Әмма әниемдә яман шеш тапкач, кире кайтырга мәҗбүр булдым.
Ирегез дә Себердән сезнең белән кайттымы?
Юк шул, без аерылдык. Ул Себердә абруйлы хуҗа иде, эшеннән китәсе килмәде. Яхшы акчага ияләшкән кеше барысын да ташлап китә алмый. Без аның белән 5 ел яшәдек. Аерылышсак та, дуслар булып калдык. Әнием үлгәч, кире үз янына да чакырып карады, мин бармадым инде.
Бер 20 ел үткәч, беренче иремне Раевкада очраттым. Ул вакытта инде улым бар иде. Мине бәләкәй бала белән күргәч, чак егылып китмәде, чөнки безнең балабыз булмаган иде.
«Улымның әтисе дә әзме-күпме үз өлешен кертә»
Сез әле дә язасызмы? Языламы?
Хәзер мин Уфада яшим. Шигырьләр, әлбәттә, языла. Әзер көйгә дә яздыралар, темасын да билгелиләр.
«Кызыл розалар» язылган вакытта җыр сүзләре бушка бирелә идеме? Хәзер җырчыларның түләп сатып алганнарын беләм.
Әйе, әлбәттә, бушка язылды, аны уйламыйсың да бит. Еллар үткәч, 500 сумга яза башладым. Хәзер инде бәяләр башка төрле.
Ничә сумга язасыз?
5 меңнән арттырганым юк.
Шигырь язып кына ерак китеп булмас. Заказга җырлар язудан кергән акчага яшәп буламы?
Кысып тотсаң, була. Россия Авторлык үзәгеннән гонорарлар да килеп тора. Махсус операциягә кадәр яхшы түлиләр иде. Хәзер аена 10 мең тирәсе. Улымның әтисе дә әзме-күпме үз өлешен кертә. Акчаны тота белү яшүсмер чактан ук килгән инде ул. Мин бит – Совет чоры баласы. Заманында кием алу да проблема иде. 90нчы елларда матур кием юк иде, хәзер генә ул кибет киштәләре тулы. Өстәвенә, мин әтисез үстем.
Иҗаттан башка нәрсә белән шөгыльләндегез, шөгыльләнәсез?
Себергә киткәнче, хореограф булып эшләдем. Янәдән Уфага әйләнеп кайткач, әниемне карадым. Һәм 47 яшемдә генә бала таптым.
Менәтерәәәк, 47 яшегездә беренче балагызны таптыгызмы?
Шулай шул, озак еллар балам була алмады. Болай соң табу, әлбәттә, куркыта иде, тик баласыз да каласым килмәде. Авыр булды, 2 тапкыр үлә яздым. Реанимациядә ятканда бер шәфкать туташы: «Бу урында Вәсилә Фәттахова да яткан иде, улеп китте», – дигән иде. Хәлләр болай да шәптән түгел, өстәвенә, шәфкать туташы шулай ди. Йөрәгем янды инде… Борчылып, стресс кичергәч, кан басымым күтәрелә иде. Табиблар иртәрәк таптырырга карар кылды. Кесарево кисеме белән таптым. Карынымдагы балам әле 7 генә айлык иде.
Улыгыз исән-саумы?
Билгеләнгән көннәрдән иртәрәк туган балаларның сәламәтлекләре белән төрле проблемалар булгалый, дип ишеткәнем бар. Минем улым Сәет, Аллаһка шөкер, сау-сәламәт. Уфада 2нче сыйныфта бары тик «бишле»ләргә генә укый. Тимераякта шуу белән шөгыльләнә.
47 яшегездә бала табарга тәвәккәл иткәнегезне туганнарыгыз ничек кабул итте?
Үзеңә ышангач, кеше сүзенә бик игътибар итмисең. Ирем каршы түгел иде, монысы мөһим. Аннан соң әнием дә үләр алдыннан: «Бала тапмыйча калма», – дигән иде. Үземә бер иптәш кирәк бит, әле олыгаясы көннәр дә алда.
Аңлавымча, улыгыз икенче ирегездән? Улыгыз туганда аңа ничә яшь иде соң?
Икенче ирем миннән 13 яшькә кечерәк. Без аның белән хәзер бергә түгел, аерылыштык. Шулай да яхшы мөнәсәбәттә кала алдык, улым да әтисе белән аралашып тора.
Аерылуыгызның сәбәбе нидә булды?
Холыкларыбыз туры килмәде, диләрме әле?.. Бездә дә нәкъ шушы очрак. Мин ачуланышып йөрергә яратмыйм. Улымның әтиле булып үсүе минем өчен хәерле.
«Иҗатым халык күңелендә мәңгегә калачак»
Әтисез үстем, дисез...
Әтием бик иртә үлеп китте шул. Әнием менә, шөкер, 85кә кадәр яшәде. Ул мине 40 яшендә тапкан. Мин, аннан да уздырып, 47дә таптым. Әниемнең 1 генә баласы идем шул. Сине үстерә алырмынмы икән, дип хафалана иде.
Сез дә, Сәетне үстерә алырмын микән, дип борчыласызмы?
Юк, мин үз-үземә ышанам. Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Мине ничек үстерделәр, мин дә улымны шулай үстерәм. Әни мине биетә, җырлата, шигырьләр яздыра иде, (миңа язарга да булыша иде) аннан аларны «Ялкын» журналына җибәрә иде, басылып чыккач, шатлана иде. 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әни: «Картайгач, мине карарга кеше кирәк булыр, шәфкать туташы бул», – диде. Мин: «Нигә мине җырлатып, биетеп үстердең соң?! Сәнгать юлыннан китәсем килә. Мин сине болай да карармын», – дидем. Сүземдә тордым, чыннан да озак еллар карадым, тәрбияләдем. Шулай итеп укытучылыкка китәргә булдым.
Быел Бөек җиңүгә 80 ел була. Әтиләрегез – ветераннармы?
Әтием – сугыш, ә әнием – тыл ветераны. Без, махсус операция башланганчы, Уфада «Үлемсез полк» парадында ел да калдырмый йөри идек. Минем җиңүгә багышланган җырларым да байтак: «Җиңү көне», «Батырлар үлми» һәм башкалар. Тыңлыйм дигән кешегә алар барысы да Интернет челтәрләрендә бар.
Легендар «Туган як» җыры белән тәмамлыйк. Ул бит халыкныкы, димәк, сез дә халык язучысы?..
Үткән ел 9 май көнне Уфада «Туган як» җырымны җырлап, солдатлар парадта атлады. Ике ел элек Интернетта солдатларның чакыру пунктыннан махсус операциягә «Туган як»ны җырлап юлга кузгалган видео язманы күрдем. «Туган як» инде күптән халык җырына әйләнде. Димәк, иҗатым халык күңелендә мәңгегә калачак.