Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популяр диктор татар эстрадасының «ике секс-символын» атаган

news_top_970_100
Популяр диктор татар эстрадасының «ике секс-символын» атаган
Фото: © социаль челтәрдән

«Ак Барс» хоккей клубы дикторы, концертлар оештыру белән шөгыльләнүче Наил Сәлахов татар эстрадасының «ике секс-символын» атаган. Аны фикеренчә, бу исемгә эстрадага яңа сулыш булып килеп кергән Альберт Вәлиуллин һәм Гөлназ Асаевалар лаек.

«Мин хәзер экраннар яныннан күптән се… булмаган кызларның китеп торуын сорар идем. Чөнки мин бүген татар эстрадасының яңа секс-символы – Альберт Вәлиуллин концертында эшлим.

Әгәр дә хатын-кызлар өчен татар эстрадасының яңа секс-символы Альберт Вәлиуллин булса, ир-атлар өчен дә секс-символ бар. Ул – барыгыз да яраткан Гөлназ Асаева», – дигән ул.

Кичә Казанда Альберт Вәлиуллинның беренче концерты узды. Анда, махсус кунак буларак, Гөлназ Асаева да чыгыш ясады.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2024
    Исемсез
    Кем табагыннан ашыйсын, шунын ашы тэмлерэк була инде...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100