Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озын чәчле хатын-кызларның секс белән ешрак шөгыльләнүе ачыкланган – Корея галимнәре

news_top_970_100
Озын чәчле хатын-кызларның секс белән ешрак шөгыльләнүе ачыкланган – Корея галимнәре
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Көньяк Кореяның Енсе университеты галимнәре хатын-кызларның чәч озынлыгы аларның секс белән шөгыльләнү ешлыгы арасында бәйләнеш ачыклаган. Бу тикшерү нәтиҗәләре «Evolutionary Psychology» журналында чыккан.

Тикшерүдә 25 яшьтән 51 яшькә кадәрле 204 пар катнашкан һәм алар арасында онлайн-сораштыру узган. Алар чәчләренең озынлыгы һәм сыйфаты, сексуаль теләк, сексуаль контактлар ешлыгы, сөйкемлелек, мөнәсәбәтләрдән һәм секстан канәгатьлек турында сорауларга җавап биргән.

Озын, каралган, сыйфатлы чәчле хатын-кызлар ирләре белән җенси мөнәсәбәтләргә ешрак кергән һәм мондый хатыннар ирләренә сөйкемлерәк булып тоелган.

Ә ир-атларның чәчләре нинди булуы белән секс ешлыгы, сыйфаты арасында бәйлелек ачыкланмаган.

Галимнәр фикеренчә, озын һәм сәламәт чәчләр партнерның яшь һәм сәламәт булуының бер күрсәткече була ала. Моннан тыш, алар муллык күрсәткече дә булырга мөмкин, ягъни, хатын-кызның озын, калын чәчләрен карап, тәрбияләп торырга мөмкинлеге бар, бу да ир-ат өчен хатын-кызның сөйкемлелеген арттыра.

Журнал, моны галимнәр тикшеренүе генә түгел, мәшһүр шәхесләрнең әйткән сүзләре дә раслый, дип әйтергә тели. Анда билгеле кешеләрнең әйткән сүзләре мисал итеп китерелә. Әйтик, Хемингуэйның «чәчсез кызлар – кыз түгел» дигән сүзен язалар. Шулай ук хатын-кыз символы булырдай хатын-кызларның озын, дулкын-дулкын чәчле итеп сурәтләүләрен дә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100