«Орлыктан – май, тамырдан – чәй, яфрак һәм сабактан – паркет»: киндер үстерү отышлымы?
Татарстанда узган елда техник киндер утырту мәйданнарын шактый арттырдылар. Эшмәкәрләр бу үсемлекне 100 процентка куллана. Дәүләт аларга ярдәм итә, авыл хуҗалыгы җитештерүенә шактый акча бүлеп бирә.

Барлык киндер чәчүлекләренең 80 проценттан артыгы Советлар Союзына туры килгән
Мәскәүдә ВДНХда атаклы «Халыклар дуслыгы» фонтанының үзәк элементы булып бодай, көнбагыш һәм киндер көлтәсе тора. Хәзер моңа ышануы кыен, әмма техник киндер кайчандыр безнең илдә төп авыл хуҗалыгы культураларының берсе булган. Мәктәп укучылары, өй эшен эшләгәндә, курыкмыйча, контурлы карталарда 6 яфраклы үсемлек рәсемен ясаган.
Барлык киндер чәчүлекләренең 80 проценттан артыгы Советлар Союзына туры килгән. Әлеге культураны кырларның 5 процентына гына чәчеп тә, хуҗалыклар барлык керемнәренең яртысын шуннан алган. Әгәр 1961 елда Америка сәнәгатьчеләре басымы астында кабул ителгән БМО Конвенциясе киндерне «наркотик» дип игълан итмәсә, тармак алга таба да үсәр иде. СССР да әлеге конвенцияне кабул итте.
Нәтиҗәдә, хөкүмәт әлеге культураны үстерү кагыйдәләрен катгыйландырды, аны чәчү бик тиз кими башлады. Хәзер дөнья базарында безнең илнең элеккеге лидерлыгының эзе дә калмады: культураны эшкәртү индустриясе юкка чыкты, чимал чит илдән сатып алына. Хәзер техник киндер җитештерү буенча дөнья лидерлары – Кытай, Канада һәм Франция.
Яшерен селекция
Бу культураны үстерүне тыюга карамастан, төрле фәнни-тикшеренү институтларында эшләүче Россия галимнәре дәүләттән финанс, мораль ярдәм булмаса да, бу өлкәдә эшләрен дәвам итә. Нәтиҗәдә, 2007 елга, Россиядә рәсми рәвештә киндер үстерергә рөхсәт бирелгәч, Селекция казанышларының дәүләт реестрында инде киң кулланыла алган берничә техник сорт исәпләнгән. Бу сортларда Тетрагидроканнабинол (ТГК) – наркотик матдәнең микъдары сәнәгый үстерү өчен рөхсәт ителгән дәрәҗәдә булган – 0,1дән 0,3 процентка кадәр.
Бүген киндер индустриясен үстерү дәүләтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Киндер – Россиядә иң рентабельле агрокультура, өстәвенә ул калдыксыз диярлек, бу аны аеруча кыйммәтле ресурс итә. Аннан 25 меңнән артык төрле эшләнмә җитештерергә мөмкин. Болар – азык мае, ярма, он, протеин, төргәк, җылыткыч, геотекстиль, арканнар, төзелеш материаллары, косметик чаралар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин җитен һәм техник киндер җитештерүчеләргә федераль бюджеттан өстәмә түләүләр белән ярдәм итүләрен әйтте. Агымдагы елда 18,9 млн сум акча бүленгән, 1 тонна киндер салам өчен ставка 9,3 мең сум тәшкил итә. Республика бюджетында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә ярдәм күрсәтү өчен 100 млн сум акча каралган. Ставка – озын җитен һәм техник киндер биләгән 1 гектар чәчү мәйданына 35 мең сум. Бу мәйданнар шулай ук минераль ашламалар сатып алуга ярдәм күрсәткәндә исәпкә алына.
Татарстан Республикасы бюджетыннан җитештерүне техник модернизацияләүгә техника һәм җайланмалар сатып алуга киткән чыгымнарның 30 проценты каплана. Шулай ук җитен һәм техник киндер мелиорация проектларын гамәлгә ашыруга киткән чыгымнарның 50 проценты каплана торган культуралар исемлегенә кергән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән берләшергә әзер булган эшкәртү предприятиеләре өчен ташламалы кредитлар да бар, шул исәптән Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгы линиясе буенча да.
«Киндер чүп үләне кебек үсә, дип уйлый идек»
Дәүләт техник киндерне кирәкле һәм файдалы дип таныса да, җәмгыять әлегә аның яңа статусын кабул итәргә әзер түгел. Татарстанда, мәсәлән, киндер үстерү 2021 елда гына яңадан башланды, һәм бу процесста зур кыенлыклар туа.

Фото: © Руслан Хәлиуллиннан
Ул елны әлеге культура 392 гектар мәйданда чәчелде. Бу эшкә беренчеләрдән булып Чирмешән районыннан «Табигый юл» фирмасы директоры Руслан Хәлиуллин алынды.
Ул вакытта без киндерне 80 гектар мәйданга чәчтек. Орлыкларны мин Пенза фәнни-тикшеренү институтыннан килограммын 500 сумнан сатып алдым. Ләкин уңыш ала алмадым. Ул ел безнең өчен уңышсыз булды. Күпләр, шул исәптән без дә, киндер үзеннән-үзе, чүп үләне кебек үсә, дип саный идек. Ләкин бу алай түгел. Без бу культураны үстерү технологияләре турында хәтта интернетта да бернинди мәгълүмат та тапмадык. Үз тәҗрибәләребезне тупларга, төрле мәйданчыклар һәм эшкәртү ысуллары белән сынап карарга, сынау һәм хаталар методы белән барырга туры килде.
Хәзер 470 гектар җирдә киндер үстерәбез. Узган ел гектардан 9 центнерга якын уңыш алдык. Орлыктан май сыгабыз, аннан урбеч (протеин массасы. – иск.) ясыйбыз. Тамырларыннан – сидек кудыра торган чәйләр, ә яфракларын һәм сабакларын паркет җитештерүдә кулланабыз. Моннан тыш, Себер партнерларыбыз контракт буенча безнең чималдан крем һәм скраблар җитештерә. Киләчәктә җепселләр (волокна) җитештерүне җайга салырга ниятлибез, – дип сөйли аграрий.
«Дары конопли» компаниясен гамәлгә куючыларның берсе һәм Татарстан киндер үстерүчеләре Ассоциациясе әгъзасы Лилия Динмөхәммәтова республикада бу тармакны торгызу перспективаларына оптимизм белән карый.

Фото: © Лилия Динмөхәммәтовадан
Без Россия базарында, шулай ук Непал һәм Словакиядә тәкъдим ителгән киндер продукциясе белән эшлибез. Казанда даими рәвештә безнең күргәзмәләребез уза. Без әлеге культурадан ясалган товарларның бөтен спектрын тәкъдим итәргә тырышабыз. Тармакта төп проблема – эшкәртүнең тулы циклы булмау. Хәзер азык-төлек җитештерү аеруча уңайлы. Орлык чәчәләр, уңыш алалар, алардан конфет, шоколад һәм протеин продукциясе ясыйлар. Киндер маеннан косметик чаралар җитештерәләр.
Аның сабагының тышкы катлавыннан барлык үсемлекләр арасында иң нык булган җепсел алына. Аннан арканнар, бау, мебель, изоляция һәм төзелеш материаллары, уенчыклар өчен тутыргычлар, декоратив эшләнмәләр һәм башкаларны ясарга мөмкин. Кызганыч, 60 нчы елларда барлык предприятиеләр, шул исәптән Апастагы завод та, ябылып сатылып беткән. Шуңа күрә хәзер республикада культураны эшкәртү циклын яңадан торгызырга кирәк, – ди Лилия Динмөхәммәтова.
«Танышларым идеяне аңлап кабул итмәде»
Биектау районындагы «Труд» агрофирмасы директоры Рифат Галиев нибары 1 ел гына киндер үстерү белән шөгыльләнә, әмма инде җитди рәвештә үз производствосын булдыру турында уйлана.
Культураның уникаль үзенчәлекләре һәм аның югары рентабельлелеге турында белгәч, фермер җитештерүне үстерү идеясе белән яна башлый. Ул проект турында 4 ел уйлап йөри һәм узган язда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «АгроИннтех» инновацион агротехнологияләр компаниясе оештырган киндерчелек буенча беренче фәнни-гамәли конференциядә булганнан соң, аны, ниһаять, тормышка ашырырга карар кыла.
Агымдагы елның мартында икенче конференция узды, анда бөтен илдән тармак экспертлары – галимнәр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җыелды. Рифат Галиев доклад белән чыгыш ясый һәм беренче елда ук шактый уңышлы булган тәҗрибәсе белән уртаклаша.
– Без улым белән 2015 елдан бирле җирдә эшлибез. Безнең кирәкле техникабыз, авыл хуҗалыгы җирләребез һәм үсемлекчелектә беркадәр тәҗрибәбез дә бар. Ләкин мин танышларга киндер үстерергә җыенуымны хәбәр иткәч, алар моны аңламады. 412 гектар мәйдандагы 8 басуга әлеге культураны чәчтек. Һәр басу үз нәтиҗәсен күрсәтте. Сөрелгәннәре күбрәк уңыш бирде – гектарыннан 10 центнерга якын. Ә калганнарында уңыш түбәнрәк булып чыкты. Продукцияне сату белән проблемалар тумады. Башка культуралар белән чагыштырганда, киндер үстерү бик отышлы эш булып чыкты. Без орлыкларны саттык, ә быел яз кырда кышлаган сабакларын җыябыз, Мордва заводы аларның килограммын 10 сумнан сатып алырга әзер, – ди ул.
Ләкин Галиевлар сабакларын сатарга ашыкмый, чөнки быел киндер эшкәртү буенча үз заводын төзергә ниятлиләр.
– «АгроИннтех» моның өчен станоклар җитештерә, без алардан җайланмалар сатып алачакбыз, – ди Галеев. – Киндердән җепселләр ясаячакбыз. Бүгенге көндә әзер продуктның килограммы 100 сум тора, бу – отышлы. Шулай ук төзелеш материаллары җитештерүне җайга салырга телибез, чөнки җепселдән тыш, киндер тагын «костра» бирә (сабакның агачланган өлеше. – иск. ред.). Без аннан төзелеш өчен костроблоклар ясаячакбыз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шәхси бакчада киндер үстерү тыела
Чаллыдан Александр Ткачев нигез салган «Первый конопляный трест» компаниясе республика базарында төп компания булырга тели. 2030 елга эшмәкәр 8 мең гектардан да ким булмаган техник киндер чәчүне планлаштыра.
Без ике төп юнәлешне үстерәбез: киндер орлыкларын эшкәртүгә бәйле азык юнәлеше һәм сабакларны эшкәртүгә юнәлдерелгән техник юнәлеш. Узган ел 725 гектар чәчтек, быел бу мәйданны 2 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз, – ди ул.
Бу оешма калдыкларсыз эш итә. Предприятие май, клетчатка һәм протеин продукциясе җитештерә, ә сабаклардан – текстиль өчен җепселләр һәм төзелеш өчен – «костра». Киләчәктә эшмәкәр федераль һәм халыкара базарларга чыгу мөмкинлеген карый, чөнки техник киндер продукциясенә ихтыяҗ бөтен дөньяда арта.
Быел, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фаразлары буенча, Татарстанда киндер 2345 гектарда чәчеләчәк. Әлеге культураны республиканың сәнәгать мәйданнарында үстерү белән, югарыда телгә алынган компанияләрдән тыш, «Союз-Агро» ҖЧҖ (Азнакай районында – 629 га), «Рассвет» (Бөгелмә районында – 525 га) һәм «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ (Мөслим районында – 373 га) шөгыльләнә.
Шул рәвешле, киндер легальләштерелгән генә түгел, ә республика һәм ил буенча тарала башлаган. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, җитештерүчеләрдән алынган сертификацияләнгән орлыкларны гына үстереп була. Шул ук вакытта культураның чәчү урыны һәм аның сорты турында Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итәргә кирәк. Шәхси бакчада киндер үстерү тыела.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә