Елның салкын вакытында – октябрьдән апрельгә кадәр яралган балаларның өлкән яшьтә зифа буй-сынлы булып калу мөмкинлеге зуррак икән.
Япониянең Тохоку университеты галимнәре ачыклаганча, моның сере – калорияләрне яндырырга ярдәм итүче һәм инсулин резистентлыгыннан саклый торган «файдалы» көрән майның югары активлыгында, дип яза Nature Metabolism сайты.
Баланың кыш көне, җиңелчә салкын стресс шартларында яралуы геннарга һәм метаболизмга тәэсир итә, организмны салкынга сизгеррәк итә. Бу ачыш симерүгә йогынты ясый торган факторларны аңлауда һәм профилактиканың яңа стратегияләрен эшләүдә мөһим адым булырга мөмкин.
Сез «кышкы» баламы, «җәйге»ме? Туры киләме?