Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә туган сабый өч көн генә яшәп калган

news_top_970_100

Сочида яңа туган бала 3 көннән соң үлгән. Ата-анасы аны хастаханәгә алып барудан баш тарткан булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, сабый 8 мартта вакытыннан күпкә алдарак – йөклелекнең 28 атнасында туа. 39 яшьлек әни кеше сабыйны өйдә тудыра, аны әтисе каршы ала.

Аннары әти кеше «ашыгыч ярдәм» чакырырга була, ул бала тапкан хатынын каратырга тели. Табиблар хастаханәгә барырга кирәк булуын әйтә, тик ата белән ана хастаханәгә ятудан баш тарту турында имза куя.

Мондый очракта ана белән баланың иминлеге өчен табиб бердәнбер чишелеш таба – ул полиция чакыра. Ләкин әти белән әни кешене җитлекми туган баланы хастаханәгә алып барырга кирәк икәненә хокук саклаучылар да күндерә алмый.

Ата-анасы сүзләренчә, 2 тәүлек баланы хәле яхшы була. Өченче көнне иртән сабый караватта сулыш алмыйча ята. Аны ата белән ана реанимацияләп карый, тик булдыра алмый.

Хәзер гаиләне тикшерүчеләр, балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторлар тикшерә. Баланың мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100