Татарстанның Нурлат районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.
Колбай-Мораса авылында Ленин урамындагы өйләрнең берсендә 1 катлы бүрәнә йорт янган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, килгән янгын сүндерүчеләр 50 квадраттагы янгынны сүндергән.
Янган конструкцияләрне тикшергәндә, янгын сүндерүчеләр 87 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен тапканнар.
Янгынның башлангыч сәбәбе – газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.