Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новосибирскида баласын урлаган ир-атны атнадан артык эзлиләр

news_top_970_100

Новосибирскида инде атна ярым дәвамында Олег Карповны һәм аның 6 яшьлек улын эзлиләр. Әти кеше урамда уйнаган чакта 2 баласын машинага өстерәп алып кереп утырта. Балаларның әнисе Вера Головина кызын тартып алырга өлгерә. Аның сүзләренчә, урлау җентекләп планлаштырылган булган. Бу хакта РИА Новости яза.

«Битлек кигән билгесез кешеләр»

Бу хәл 16 февральдә була. Вера, элеккеге тормыш иптәше балалар белән күрешергә килү сәбәпле, 5 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек улы белән урамга чыга. «Суд Олегка балалар белән мин барда гына очрашырга рөхсәт итте. Бу – опеканың таләбе иде», – дип сөйли Головина.

Әти кеше кызын җилкәсенә утырта, ә улын кулыннан җитәкләп бара. Әни кеше бу вакытта хәзерге ире белән аларның артыннан атлый. «Элеккеге ирем ишегалдыннан чыкты да шундук капканы ябып куйды. Безнең янга битлек һәм капюшон кигән билгесез кешеләр йөгереп килде, безне ишегалдыннан чыгармаска тырышты», – дип искә ала вакыйгаларны Вера.

Карпов балаларны машинага утырта. Вера һәм аның ире ычкынып чыга алганда, автомобиль инде ишегалдыннан чыгып барган була. Әни кеше, ишекне ачып, кызын тартып чыгарырга гына өлгерә. Улын чыгарырга көче җитми: малайны машина руле артындагы кеше тотып тора. Шулвакыт автомобиль кузгала һәм кыз баланың аягын таптый. Соңрак табиблар, баланың табанының йомшак тукымалары имгәнгән, дип раслый.

«Кызымны алып китә алмавыма гына үкенәм»

Вера шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Ул элекке ире улын Австралиягә алып китәр дип курка: ул үзе, элекке ире һәм балалары ике ил гражданлыгына ия. «Олегның балаларны алып чыгарга Австралия судыннан рөхсәте бар, ләкин бу – Новосибирск суды таныган документ түгел», – ди Головина.

Новосибирск өлкәсе Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының 126нчы маддәсе буенча (балигъ булмаган баланы төркем белән урлау) җинаять эше ачкан. Олег Карповны эзләүгә игълан иткәннәр. Аның кайда икәнлеге әлегә кадәр билгеле түгел.

Полиция Карповның кайда икәнлеге турында нәрсә дә булса белүчеләрдән 8-923-104-17-77; 8 (383) 232-21-65; 8 (383) 232-22-00 телефоннарына мөрәҗәгать итүләрен сорый.

Бу вакыйгадан соң 2 көн узгач, Карпов видеомөрәҗәгать яздыра. «Безнең белән килеп чыккан хәл мине бик борчый. Бу ситуацияне элеккеге хатыным китереп чыгарды, – ди ул видеода. –- Башта ул минем 2 баламны уртак йортыбыздан алдап алып чыгып китте, аннары ел ярым дәвамында миңа улым һәм кызым белән кешечә аралашырга ирек бирмәде, хәзер исә мине үз улымны урлауда гаепли».

«Мин – законлы әти кеше, мин ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәгән, шуңа күрә мине үз баламны урлауда гаепләү гаделсез, – дип ассызыклый Карпов. – Мин бер генә әйбергә үкенәм – кызымны да алып китә алмадым. Шуңа күрә хокук саклау органнарыннан элеккеге хатынымның провокацияләренә ышанмауларын һәм алдагы берничә көндә безне борчымауларын сорыйм», – дип өсти ул.

«Улыма икеләтә эләгә иде»

Карповлар гаиләсендә конфликт Вера 2023 елда иреннән китәргә карар кылганнан бирле дәвам итә. «Соңгы елларда мөнәсәбәтләр начар булды. Мин психологик басымга түзеп яшәдем. Олег еш кына миңа һәм балаларга тавыш һәм кул күтәрде, – дип искә ала ул. – Кызыбызга тимәде, ә улыбызга икеләтә эләгә иде – берәр ярамаган әйбер эшләсә, баш артына кундыра яки кулларына суга иде».

Шулвакыт Головина, балаларын алып, әти-әнисе янына Вьетнамга китә. «Ул Австралиягә кайтуымны таләп итте, анда мине ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүне, миңа балалар янына 500 метрдан да якын килүне тыюны сорап судка дәгъва юллады. Тикшерү һаман дәвам итә, ә мин хәтта адвокат та яллый алмыйм», – дип өсти Вера.

Олег элеккеге хатынына уртак акчалары саклана торган счетлардан файдалану мөмкинлеген чикләгән. Шунда Вера каршы дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә карар кыла, ул моны Россиядә эшләргә була. Моның өчен Головина Новосибирскка кайта. Опекунлык буенча суд процессы инде елдан артык дәвам итә. Вера элеккеге иренә улын һәм кызын чит илгә алып чыгуны тыюга, шулай ук балалар әтиләре белән очрашкан вакытта алар янында булуга ирешә.

«Әти белән күрешәсем килми»

Головина, Олегка балалар белән очрашырга комачауламадым, дип ышандыра. «Әмма ул әллә ни килмәде диярлек. Гел ниндидер эшләре булды. Мин видеоэлемтә аша булса да сөйләшү оештырырга тырыша идем, тик улым еш кына әтисен күрергә теләмәвен әйтә иде. Моны исбатлый алыр өчен, кайвакыт баланың әтисенә реакциясен видеога төшерә идем», – дип сөйли ул.

Головина редакциягә тапшырган кадрларда күренгәнчә, малай, әтисе кунакка килү турында ишеткәч, елый башлый. «Әти белән уйнарга теләмим, килмәсен», – ди 6 яшьлек Коля (исеме үзгәртелде).

Шуңа да карамастан, Карпов судта балалар белән әниләреннән башка гына күрешергә рөхсәт итүне таләп итә. «Миңа калса, ул күптән балаларны тартып алырга тели иде, шуңа күрә бу – аның өчен мөһим иде. Гыйнварда суд аның үтенечен чираттагы тапкыр кире какты. Шул вакытта ул балаларны урлауны планлаштыра башлагандыр, дип уйлыйм», – ди Головина.

Вераның сүзләренә караганда, декабрьдә аның элеккеге ире адвокаты Андрей Виленский белән Алтайдагы Кош-Агач авылына барган, анда берничә көн торып кайткан. Новосибирскка кайткач, Олег улы укый торган мәктәп каршындагы кунакханәдә урнашкан һәм озак вакытлы арендага машина алган.

«Болар барысы да балаларны урлауга әзерлек булгандыр, дип уйлыйм. Ул авыл Монголия чигеннән ерак түгел урнашкан. Белгәнемчә, аны таулар аша җәяү үтәргә мөмкин. Карпов – профессиональ тау спорты инструкторы һәм катлаулы маршрутлар төзи белә», – дип аңлата Головина.

«Тәнендә күгәрек эзләр күргән»

Адвокат Андрей Виленский «РИА Новости»га Олег Карповның хәзерге вакытта кайда икәнен белмәвен хәбәр итте. «Соңгы тапкыр 18 февральдә шалтыраткан иде. Мөгаен, үзенең иминлеге өчен барлык элемтәләрне өзгәндер», – ди Виленский.

Юрист әйтүенчә, ул клиентына эзләүгә игълан ителүе турында хәбәр итмәгән.

«Ул бу хакта Интернеттан белгәндер, дип уйлыйм. Олег балалары белән күбрәк вакыт уздырырга һәм аларны үги әтиләренең тискәре йогынтысыннан якларга тели иде. Соңгы очрашуларында ул улының тәнендә күгәрекләр күргән, бу – аның өчен хәлиткеч мизгел булды», – дип билгели юрист.

Карповның күп тапкырлар Вера һәм аның яңа ире баланы әтисенә каршы котыртуга зарланганы булды, дип өсти Виленский. «Моны хәтта психологик-психиатрик экспертиза да күрсәтте», – дип раслый адвокат.

Эксперт нәтиҗәсендә чыннан да моңа турыдан-туры булмаган дәлил бар. «Әни әти турында начар әйберләр сөйли, әмма мин аларны хәтерләмим...» – диелгән документта. Шул ук вакытта «Балага әти-әнисе ягыннан тискәре психологик йогынты булу факты ачыкланмады, малай әнисе белән яшәргә тели» дигән нәтиҗәләр дә күрсәтелгән.

Юрист, клиентына берни дә янамый, дип саный.

«Суд практикасында хокукларыннан мәхрүм ителмәгән һәм чикләнмәгән ата яки ана үз баласын урлаучы дип танылган эшләр юк», – ди ул.

Тикшерү ялган булырга мөмкин, дип саный Виленский. «Баланы үз әтисе «урлаганнан» соң берничә сәгать эчендә шундый җитди маддә буенча эш ачылу уйланырга мәҗбүр итә», – дип аңлата адвокат.

6 яшьлек малайны һәм аның әтисен эзләү дәвам итә. Вера Головина аларны элеккеге ире Россия чиген узганчы табарлар, дип өметләнә. Ир-ат бала белән чит илгә китеп өлгергән очракта, малайны кире кайтару тагын да кыенлашачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100