
Өлкән буын тамашачысының яраткан, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның кызы, татар сәхнәсендә сенсация булган «Курчак туе»ның героинясы, театрдагы уңышлы карьерасын хатын-кыз бәхетенә алыштырган Мәскәү кунагы Нәфисә Хәйруллина «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта, дип башлады алып баручы Лилия Кадыйрова. Ул актриса белән балага тәрбия бирү турында сөйләште.
– Әни мине япон тәрбиясе бирде, әллә нәрсә тыймады да, дип сөйләдең. Син бүген үзең дә әни. Бу – дөрес тәрбия булдымы икән, хәзер аны кулланасыңмы?
– Минемчә, дөрес булган. Әни мине 5 яшьтән кырыс тәрбияли башлады. Кул белән тимәде. Ул бик көчле иде, мин аны сизә идем. Мин аннан курка идем. Мин баламны японча тәрбияләп карадым. Аңа октябрьдә 8 яшь була, ул мине тыңламый. Азапланам.
– Син – беренче баланы әзер булып тапкан хатын-кыз. Андыйлар үзләренә таләпчән була. Бәлки, шуның белән бәйледер?
– Мин үземне гел гаепле итеп саныйм. Балага болай әйттем, каядыр кычкырдым дип, үземне гаепле тоям. Аннары елыйм.