Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районының Чулпан авылы юлында тракторлар да батып кала

news_top_970_100
Минзәлә районының Чулпан авылы юлында тракторлар да батып кала
Фото: © «Именно шулай» телеграм-каналыннан

Минзәлә районы Чулпан авылы халкы юлсызлыктан интегә. Язын сазлыкка әверелгән юлда хәтта тракторлар да батып кала. Авыл кешеләренә машиналарын юлда калдырып, җәяү йөрергә туры килә. 7 километр озынлыктагы бу юл һәр яз, көз һәм яңгырлы көннәрдә җәй көне дә баткаклыкка әверелә. Богодаровка һәм Гришкино авылларында яшәүчеләр дә бу юл аркасында газап чигә, үз йортларына барып җитә алмыйлар, дип яза «Именно шулай» телеграм-каналы.

Чулпан авылында 32 кеше яши, Богодаровкада – 55, ә Гришкинода – 16 кеше. Бу мәгълүматлар, ким дигәндә, 5-6 ел элек теркәлгән. Торак пунктта яшәүчеләрнең аз булуы муниципалитетка юл төзү программасына керергә мөмкинлек бирми, күрәсең. Шулай да, участокка вак таш җәеп куйсаң да буладыр. Бу мәсьәләне 21 гасырда хәл итәргә кирәк, республика районнарында бик күп программалар гамәлгә ашырылганда, ә бу видео – чынбарлык, – дип фикерләре белән уртаклаша телеграм-канал администраторы.

«Авылыбызны өченче тапкыр яңалыкларда күрсәтәләр һәм өченче тапкыр юл турында тема күтәрәләр, әмма хәл ителми»;

«Беренче тапкыр тракторлар да йөри алмый башлады. Авылдагы барлык тракторлар да бик авырдан бара. Кайберәүләр юлның яртысында сүнеп калалар, тәгәрмәчләргә кызыл балчык ябышып ката. Балчык камераны уратып ала»;

«Район башлыгы йортына юл яхшыдыр», – дигән фикерләр белән кушылган бу хәбәргә авыл халкы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100