«Тормышлары матур булсын»: махсус операциядә һәлак Камил Шакировның игезәкләре туган

Балык Бистәсе районыннан мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Камил Шакировның игезәк кызлары – өченче һәм дүртенче балалары туган. Бу хакта хәрбиләргә һәрдаим ярдәм итеп торучы шагыйрь Рүзәл Минһаҗев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Шакировлар гаиләсенең 2 кызлары бар иде.
«Бүген безнең өчен зур шатлык. Балык Бистәсе Герое, махсус хәрби операциядә яшьли гомере өзелгән Камилебезнең кызлары туды. Алар – гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар. Камил – син чын Герой. Син безгә матур җимешләр калдырдың. 4 кызы булган кеше инде ул, һичшиксез, оҗмахка эләгәчәк. Синең тормышың да, җырларың да матур булды. Балаларыңның тормышы да матур булса ярар иде. Сабыйлар, сез белегез, сезнең әтиегез – Герой! Гомерегез буе әтиегез белән горурланып яшәгез!» – дип сөйләде ул тамагына утырган төер аша.
Геройның хатыны Адиләне өченче һәм дүртенче тапкыр әни булуы белән котлыйбыз. Сабыйларын аякка бастырырга аңа көч һәм сабырлык телибез! Бәхетле ана булып, балаларының игелеген күрергә язсын!
«Ике кызы көтә, тагын икесе әле карында...» – батырларча һәлак Камил Шакиров истәлегенә