Махачкалада бүген көчле шартлау булган. Инцидент Редукторный районында Гапцахская урамында булган. 16 катлы йортта янгын чыккан.
«112 системасы буенча Махачкала шәһәренең Гапцахская урамындагы күп фатирлы йортта шартлау турында мәгълүмат килде», – дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дагыстан буенча Баш идарәсендә.
Вакыйга урыныннан видеоны социаль челтәрләрдә күрсәттеләр. Кадрларда күренгәнчә, шартлау җиденче каттагы берничә фатирны җимергән, бинаның каркасын гына калдырган. Бәрү дулкыныннан күршедәге 5 күпкатлы йортның һәм якында гына тукталган 50 машинаның тәрәзәләре ватылган.
Беренчел мәгълүмат буенча, фатирларның берсендә газ шартлаган. Урынга ашыгыч хезмәтләр киткән. Сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. 2 кеше зыян күргән, дип хәбәр ителә.
Соңрак хәбәр итүләренчә, күпкатлы йорттан 150 кеше эвакуацияләнгән. Янгын сүндерүчеләр ачык утны сүндергәннәр. 2 зыян күрүчедән госпитализация бары тик 1 кешегә генә кирәк булган.
Сәгать 10 тулып киткәч, Махачкалада тагын бер шартлау яңгыраган – кәрәзле элемтә салонында, дип хәбәр итте Telegram-каналда Эчке эшләр министрлыгының Дагыстан буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Гаяна Гариева.
«Бүген имам Шамил проспектында газ-һава катнашмасы шартлаган. 10:10да Дагыстан Эчке эшләр министрлыгының кизү частенә шаһитлардан имам Шамил проспекты буенча урнашкан кәрәзле элемтә салонында газ-һава катнашмасы шартлавы турында хәбәр килде», – дип язган ул.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 2 кеше зыян күргән.