Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын туена өч атна кала электросамокатта бәрелеп үлгән

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын туена өч атна кала электросамокатта бәрелеп үлгән

Мәскәү өлкәсендәге Галицыно шәһәрендә яшь хатын-кыз туена 3 атна кала электросамокатта бәрелеп һәлак булган. Аның кечкенә баласы ятим калган. Бу турында Регнум агентлыгы хәбәр итә.

Голицынода яшәүче хатын-кыз кибеттә сатучы булып эшләгән. Ул булачак туена әзерләнгән, күлмәк сатып алган. Кияү белән кәләш банкет залына да заказ биреп, туй сәяхәтен дә түләп куйган була. 1 ай элек алар куәтле электр самокатлары сатып ала, кыз анда берничә тапкыр гына йөреп кала.

Хатын-кыз самокатта барганда кисәк кенә тормозга баса, шуннан соң самокат аны өскә таба чөя, һәм ул бите белән асфальтка килеп төшә. Ул шундук үлә. Аның 5 яшьлек кызы калган.

Н.В. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты директоры Сергей Петриков сөйләгәнчә, электросамокатта йөрүчеләр күбрәк баш сөяге-баш мие, бавыр һәм сөяк җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә. Электросамокатларда йөргәндә кешеләр еш кына шактый җитди имгәнә, еш кына битләре белән аска таба егыла, дигән ул.

Март ахырында Мәскәүдә арендага бирелә торган электросамокатларга индивидуаль номерлар да куя башладылар. «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү» иҗтимагый системасы башлыгы Константин Крохмаль әйткәнчә, бу – йомшак чара, һәм һәр электросамокатка кушымтага тоташтырылган махсус чип куярга кирәк. Шуның ярдәмендә кулланучының юлын реаль вакытта күзәтергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны автомат рәвештә ачыкларга була.

Узган елның беренче 9 аенда Мәскәүдә «индивидуаль мобильлек чаралары» катнашында 665 авария булган, бу очракларның 95 проценттан артыгы электросамокатлар була. Әлеге аварияләрдә 700 кеше имгәнгән, аларның 2се һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100