
Бәяләр төшүгә өметләнеп, автомобиль сатып алуны кичектерергә кирәкми. Барлык тенденцияләр автомобильләрнең якындагы елларда кыйммәтләнәчәгенә ишарә итә. «РИА Новости» шул хакта яза.
«Рубльнең арзанаюы чит ил автомобильләренә бәяләр артуга китерә, ә аннары - үзебезнекеләргә. Ә менә аның ныгуы Россия модельләренә дә, чит ил модельләренә дә бәяләрнең кимүенә китерми. Шуңа күрә рубльнең беркадәр ныгуыннан соң машиналарның арзанаячагына исәп тотарга кирәкми», - дип билгеләп үтә Кулланучылар җәмгыятьләренең халыкара конфедерациясе (КонфОП) идарәсе рәисе Дмитрий Янин.
Россиядә 2025 елда автомобильләргә ихтыяҗ әлләни зур булыр, дип өметләнергә сәбәп юк, чөнки кредитлар буенча ставкалар еллык 25-30 проценттан артык булыр, дип фаразлана. Шуңа күрә кредитка машина алу күпләрнең мөмкинлегеннән килмәячәк.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, базар циклын анализлау машина сатып алу өчен уңайлы чорларны аерып күрсәтергә мөмкинлек бирә:
• март-апрель: дилерлар квартал планнарын үтәү өчен 7 процентка кадәр ташлама тәкъдим итәләр;
• июнь: алдагы елдан калган модельләрне сату (12 процентка кадәр ташлама);
• ноябрь-декабрь: җитештерүчеләрнең бонус программалары (бүләккә өстәмә җиһазлар).
Рисклы дип санала:
• гыйнвар-февраль: яңа ел җыемнары артканнан соң бәяләрнең артуы;
* июль-август: курс тирбәнешләре фонында бәя спекуляциясе.