
Республикада «Кадрлар» милли проекты, аерым алганда, аның «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара. Нәтиҗәдә эш эзләү вакыты кыскару көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан инде 2019 елда ук акрынлап модернизацияләүгә кереште. Бүгенге көндә Чаллыда, Әлмәттә, Кукмара районында һәм Казанның Мәскәү районында мәшгульлек үзәкләре модернизацияләнгән һәм бердәм фирма стиленә китерелгән.
2019 елдан норматив-хокукый база сизелерлек үзгәрде, «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565 нче федераль закон тулысынча үз көченә керде. Закон мәшгульлек хезмәтенең дәүләт хезмәтләрен гариза бирү принцибы буенча күрсәтүдән ярдәм чараларын гаризадан башка гына күрсәтүгә күчүен күздә тота. Әгәр моңа кадәр гражданин һәр хезмәтне аерым сорап гариза язган булса, хәзер конкрет тормыш ситуациясен генә билгели.
Әйтик, кеше: «Мин эш эзлим», – ди. Яки эш бирүче: «Мин хезмәткәр эзлим», – ди. Бу очракта мәшгульлек хезмәте органы белгече билгеле бер пакет хезмәтләр һәм ярдәм чаралары тәкъдим итә. Эш эзләүчеләр өчен бу – мәшгульлек үзәкләрендә карьера консультанты. Эш бирүче өчен – кадрлар консультанты.
Мәсәлән, гражданин сәламәтлеге аркасында эшен алыштырырга мәҗбүр булуын сөйли. Карьера консультанты аңа, кирәк булганда, һөнәри уку узарга тәкъдим итә ала, ә моның алдыннан һөнәри юнәлеш бирү кебек ярдәм чарасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук белгеч гражданинга үзен яңа эш урынында вакытлыча ялланган персонал сыйфатында сынап карарга тәкъдим итә ала.
Эш бирүче белән хезмәттәшлек тә шулай ук гамәлгә ашырылачак – билгеле бер һәм конкрет бизнес ситуациягә бәйле рәвештә. Әйтик, әгәр эш бирүче 3 айга хезмәткәрләр эзләвен әйтә икән, мәшгульлек үзәге белгечләре персоналны сезонлы эшкә дип эзләячәк.
Бүген мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33 сервис һәм эш бирүчеләр өчен 27гә якын сервис тәкъдим итәргә әзер.
Мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү эш эзләүчеләр белән проактив эш итүне күздә тота. Бу – бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшләүгә кагыла. Бүген белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучының мәшгульлек үзәгенә килүен көтмичә, аның кайтуы турында белешмәләр алып, аның белән элемтәгә чыгарга, үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә әзер.
Әгәр хезмәт күрсәтү барышында башка органнар тарафыннан ярдәм чараларына ихтыяҗ ачыкланса, мәшгульлек хезмәте алар белән актив хезмәттәшлек итә. Әйтик, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән бергә озата бара.
Мондый эш формасы уку йортларын тәмамлаучылар белән дә кертелер, дип планлаштырыла. Модернизацияләү мәшгульлек хезмәте эше нигезендә клиент булуны күздә тота.
Шулай ук хәзерге вакытта цифрлы сервисларга актив күчү бара.
«Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 ел башына республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре бер үк бренд астында эшләячәк, барлык хезмәт күрсәтү комплекслары стандартлаштырылачак. Бу – яхшы нәтиҗәләр китерергә тиеш.
Эш нәтиҗәләре, беренче чиратта, халык арасында эш эзләү чорын кыскарту күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк. Бүген гражданнарның кайбер категорияләре уртача 3 ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында эш таба. Шулай да мәшгульлек хезмәте эшенә яңа алымнар кертү һәм тырышлык белән, гражданин 2-2,5 ай эчендә эш таба алачак, дип планлаштырыла. Димәк, эшсезлек чоры шулай ук 2 айга кадәр кыскартылачак.
Илкүләм проект кысаларында мәшгульлек хезмәте органнарын ремонтлау һәм җиһазлау эше республиканың Төзелеш министрлыгы белән берлектә башкарыла.