Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрова: «Мин Илфирны үзем белән мәҗбүриләп яшәтмим»

news_top_970_100
Марсилә Искәндәрова: «Мин Илфирны үзем белән мәҗбүриләп яшәтмим»
социаль челтәрләр

Марсилә Искәндәрова сторисларында «сорау-җавап» рубрикасын бик актив алып бара. Анда «подписчиклары»ннан килгән берсеннән-берсе кызыклы сорауларга җаваплар бирә.

Бу юлы бер язылучысы Марсиләдән: «Илфир сезне апаегыз белән чагыштырмыймы?» – дип кызыксынган.

«Әлегәчә чагыштырганы булмады. Йөз тапкыр әйткәнем бар – мин Илфирны үзем белән мәҗбүриләп яшәтмим. Не устраивает икән, ноу проблем! Әлегәчә минусларымны әйткәне юк, никтер, сез генә күрәсез. Минем кебек хатын да ошамаса инде. Ну идеаль бит инде мин, ник шуны күрмисез соң сез?» – дигән һәм күп итеп елмаюлы смайллар тезгән Марсилә.

«Илфир мине апаем белән чагыштырса, мин аны апаемның мужигы белән чагыштыра башлыйм инде аннары. Илфир: «Апаең кебек өчпомаклар, мантыйлар гына пешереп тор», – дип әйтсә: «Ә син миңа апаемның ире кебек акча алып кайтып тор», – дип әйтәчәкмен.

Безнең мөнәсәбәтләрдә барысы да бик җиңел. Без икәү эшлибез, шуңа андый чагыштырулар юк. Күпләрегез катлаулы сораулар бирә. Бездә андый катлаулы әйберләр, гомумән, юк. Һәр кешенең үз теләге, үз юлы. Бер-беребезгә берекмәгәнбез. «Болай тиеш» дигән әйберләр юк бездә», – дип тә өстәгән Марсилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100