Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрова: «Йөрәгем туктый дип торам...»

news_top_970_100
Марсилә Искәндәрова: «Йөрәгем туктый дип торам...»
социаль челтәрләр

Алып баручы Марсилә Искәндәрова күңелсез хәлгә очрый язган. Әлеге вакыйгадан соң ул шәһәр җирендә балалар тәрбияләүнең кыен булуы турындагы фикерләре белән дә уртаклаша.

«Бер әйбер сөйлим. Йөрәгем туктый дип торам.

Өч «полосалы» юл. Мин уртадан барам, кырыемда – икенче машина. Мин үз җаема, ашыкмый гына барам. Светофорның яшел уты яна, җәяүлеләр кырыйда көтеп торалар. Машиналарга яшел ут янып торган килеш, бер малай самокат белән килеп чыкмасынмы юлга! Мин кисәк туктадым. Әле ярый әкрен генә бара идем. Минем тизлекне 60-70тән дә арттырганым юк.

Бу очракта машина йөртүче нишләргә тиеш менә? Ул малайны кырыендагы кешеләр дә туктатмаган инде. Мин дә, миннән алдарак, янәшә баручы машина да туктады, кычкыртырга тотынды. Ә малай кулын гына селкеде дә көлеп тора.

Хәзерге балаларны белеп булмый. Без бит инде әти-әни кулына гына тотынып, як-якка карап чыга идек юлны. Үзебезнең дә балалар үсә, алар да бөтенесен дә белә дип әйтеп булмый. Радэльне «кызылга чыгасы түгел, яшел ут янгач кына чыгасы, туктап төрле якка карыйсы» дип гел өйрәтәм.

Саклыйк үзебезне, балаларны. Шәһәр җирендә балаларның үзләрен генә чыгарып җибәрмәскә инде. Хәзер баласы булган әни кеше, беркая эшләмичә, баласы белән генә шөгыльләнергә, аны мәктәпкә йөртергә, аннан алып кайтырга тиеш, ахры. Баланың үзен генә мәктәпкә чыгарып җибәрә торган да заман түгел», – дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2025
    Исемсез
    Радел.Мэзэк,ямьсез исем.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100