Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин әтисенең юбилеенда бертуганнары белән җырлаган

news_top_970_100
Марат Яруллин әтисенең юбилеенда бертуганнары белән җырлаган
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды

Марат Яруллинның әтисе Максут ага 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу фотолар белән җырчы социаль челтәрләрдә бүлеште.

Яруллиннарның җырлы-биюле гаилә икәне күренеп тора. Максут аганың юбилеенда 3 баласы – Марат, Гөлнара, Ринат «Туганнар» җырын башкара.

«Туган туган өчен кирәк,

Без бербөтен булыйк, димәк.

Күңелләрнең түрләреннән

Чыга бит ул шул теләк…»

Максут ага турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов та язган:

«Легендар шәхес, авылдашым, кардәшем Максут Яруллинны 70 яшьлек юбилее белән котлап кайттык.

Максут Мансур улы балачактан җыр-моңга тартыла. 9 сыйныфта укыганда ук район җыр фестивалендә беренче урынны яулый. Колхозда эшләп, гармун сатып ала. 12 яшендә Максут гармунчы буларак беренче тапкыр туй үткәрә. Шуннан соң, бүгенгәчә, 60 еллап гармун-баян Максут абыйның кулыннан төшми, җыр-моң күңеленнән китми. Озак еллар район мәдәният бүлеген җитәкли. Нижгар якларында татар мәдәниятне үстерүгә зур хезмәт куя. Ә авылдашы бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерүдә Максут Яруллинның хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Максут Мансур улы бик күп бүләкләргә, шул исәптән Россия Президенты Рәхмәт хатына да лаек булды.

Рафия Җәфәр кызы белән матур, үрнәк гаилә кордылар. Рафия ханым – укытучы, зур хөрмәт-ихтирамга лаек шәхес. Аларның 3 баласы әтиләре юлын сайлады. Төпчек уллары Марат Яруллин – бүген татар эстрадасында иң популяр җырчыларның берсе».

Комментарийларда халык җырчының әтисен юбилее белән котлап матур теләкләр калдырган һәм Яруллиннар гаиләсенә соклануларын белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100