
Татарстан халкы киләсе атнада 1-4 май көннәрендә, аннан соңгы атнада 8-11 май көннәрендә ял итәчәк. Ялларда нинди һава торышы булачак?
«Яндекс погода» сервисы мәгълүматларына караганда, 1 майда болытлы һава торышы булачак. Төнлә +4, көндез +9 градус җылы була.
2 майда шулай ук болытлы була, төнлә +5, көндез +9 градус фаразлана, яңгыр да фаразлана.
3 майда аязучан-болытлы һава торышы була, төнлә +7, көндез +13 градус була. Явым-төшем фаразланмый.
4 майда аязучан-болытлы була, төнлә +9, көндез +16 градус җылы булачак дип фаразлана.
8 майда аязучан-болытлы көн көтелә. Төнлә +9, көндез +18 градус фаразлана, явым-төшем көтелми.
9 майда аязучан-болытлы һава торышы була, төнлә +10, көндез +19 градус.
10 майда аяз һава торышы көтелә. Төнлә +7, көндез +16 градус.
11 майда кояшлы һава торышы көтелә. Төнлә +8, көндез +14 градус.