Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лукашенко сайлау участогына эте белән килгән – маэмайны «оппозиционер» дип атаганнар

news_top_970_100
Лукашенко сайлау участогына эте белән килгән – маэмайны «оппозиционер» дип атаганнар

Бүген Белоруссиядә президент сайлавы уза. Сәгать 12гә сайлаучыларның 56 проценты инде килгән, дип игълан итте рәсми хакимият.

Президент Лукашенко сайлау участогына Умка кушаматлы шпиц токымлы эте белән килгән. Рәсми мәгълүмат чаралары тараткан видеода маэмайның урна янына килеп җитәрәк йомышын йомышлаганы күренә. Телеграм-каналларда бу видео таралды, Умканы, шаяртып, «оппозиционер» дип атыйлар.

Белоруссия өчен бу – 7нче тапкыр президент сайлау. Ул иң беренче тапкыр 1994 елның 20 июлендә сайланган иде. Бу сайлауда 5 кандидат катнаша.

2020 елгы сайлау зур протестлар тудырды. Урамнарга халык чыкты, әмма Лукашенко үз хакимиятен ныгытып урнаштырды. Ул бу сайлаудан соң андый хәл булмаячагын әйтте. Быелгы сайлау компаниясендә конкурентлар оппозиция вәкилләре түгел, һәм сайлауда кем җиңәчәге билгеле, дип фаразлый барлык сәясәт белгечләре дә.

Лукашенко сайлау участогында берничә белдерү ясады:

— Европа – Россия килешә икән, бу берләшмәгә каршы беркем дә тора алмый.

— Украина чигендәге вазгыять бик катлаулы.

— 2022 елда Россия белән Украина арасында килешү барлыкка килмәгәнгә Зеленский гаепле.

— Мин һәрвакыт бу сугышка каршы идем. Мин сугыш булмасын өчен барысын да эшләдем.

— Быел Украина конфликтының ниндидер чишелеше булачак, туннель азагындагы яктылык күренәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100