Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишеваны баласына һаман подгузник кидерткәнгә тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
Ләйсән Таишеваны баласына һаман подгузник кидерткәнгә тәнкыйтьләгәннәр

Ләйсән Таишева үзенең сәхифәсендә балалары Ролан һәм Эмманы бик еш күрсәтә, аларның уңышлары белән уртаклаша, балалар белән бәйле кызыклы хәлләр турында сөйли. Берәүләр сабыйларны сокланып күзәтеп барса, икенчеләре һәр нәрсәдән гаеп табып утыра. Мәсәлән, бер ханым Ләйсәннең Эммага һаман да подгузник кидертүенә ризасызлык белдергән.

«Коточкыч! Балаң әле дә подгузникта», – дип язып калдырган ул аңа.

Ләйсән исә, бу апага җавап итеп, ирония белән видео төшергән.

«Чыннан да коточкыч… бала һаман подгузникта йөри, йоклый. Әле ул имезлекне дә ташламады! Өстәвенә, төнгә һаман да сөт эчә! Чегын табып, кире бирергә кирәк», – дип җавап яздырган ул тәнкыйтьчеләргә.

«Һәр әни үз баласы өчен нәрсә яхшырак икәнен үзе белә. Менә минем балага да 2 яшь, әле һаман да ими ашый»;

«Кемнең кемдә ни эше бар? Үтерә бу кешеләр»;

«Рәхәтләнеп ашасын. Ай Аллам, нигә шулай кешегә кеше тормышы кирәк икән ул, ә? Иң мөһиме, әти-әни тәрбиясендә, сау-сәламәт булып үссен», – дип, Ләйсәнгә теләктәшлек белдергән күпчелек дуслары.

«Тәнкыйтьлиләр инде... Бакчага йөртәсез, ә бернигә дә өйрәтергә теләмисез. Тәрбияче өйрәтсен әнә. Ә соңыннан баланың бакчага йөрергә теләмәвенә гаҗәпләнәсез», – дип язып калдырган, үзе дә тәрбияче булса кирәк, бер ханым.

«Без подгузникны төнгә генә киябез. Ә инде төнгә сөт сораган вакытта аның янында тәрбиячеләр булмый, борчылмагыз», – дип җавап биргән бу кешегә Ләйсән Таишева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100