Тамбов медицина университетының 17 яшьлек студенты Юлия 4 ел элек дуслары белән ял итәргә Сочига китә һәм юкка чыга. Кызны әле дә тапмаганнар, ә әнисе Лариса, кызмны урлаганнар һәм коллыкта тоталар, дип ышана. Бу хәл турында тулырак «Аргументы и факты» сайты яза.
Юлия – гаиләдәге бердәнбер бала. Әнисе аның өчен җанын бирердәй булган, шуңа күрә 2021 елда диңгезгә ялга да үзен генә җибәрәсе килми. Кыз медуниверситетта сессиясен тәмамлый һәм үзен ялга җибәрүен үтенә. Әнисе ризалаша, тик соңыннан ул мең кат үкенгәндер...
«Аның планнары зурдан иде. Шәфкать туташы булырга укып бетергәч, Питерга укырга китәрмен, дип, ул ялга барыр алдыннан гына сөйләшеп утырдык. Ул косметолог булырга хыялланды, бу аңа бик ошый иде. Права алырга, инглиз телен камил белергә теләде, һәм бер мизгелдә барлык хыяллар да хыялга гына әверелеп калды», – дип сөйләгән кызның әнисе.
Юлия диңгезгә дуслары – Данила һәм Наташа белән бара. Наташа озакламый китә, әмма аларга шундагы егет Саша (исемнәр үзгәртелеп бирелә) кушыла.
Ул көнне яшьләр пляжда ял итә. Яңа танышы Юлиягә диңгездә коенырга тәкъдим итә, шуннан соң алар бергә душка керә, әмма ул көнне Данила янына бары тик Саша гына кире кайта.
Ул Данилага душтан Юлия белән бергә чыгуларын, ә аннан соң аның кая юкка чыгуын белмәвен әйтә. Тышкы видеокүзәтү камералары да егет белән кызның душтан бергә чыккан мизгелен генә яздырган. Ә алга таба Юлиянең эзе югала.
Егетләр кызны үзләре эзли башлый, Данила Юлиянең әнисенә шалтырата.
«Миңа Данила шалтыратты. Ул миңа кызым югалуын хәбәр итте. Мин 112 номерына шалтырата башладым, эзләү отрядыннан волонтерлар элемтәгә чыкты, икенче көнне Сочига киттем. Миңа барысы да аны «батып үлгән» диде, әмма аның мәетен тапмадылар», – дип сөйләгән әнисе.
Әни кеше Юлиянең батып үлүенә ышанудан баш тарта. Лариса, кызымны урлаганнар һәм коллыкта тоталар, дип саный.
«Мин аны урлаганнардыр, дип уйлыйм, ул бит диңгездән соң душка кергән, нигә ул кабат диңгезгә барсын? Кешеләр югала бит, коллыкка эләгәләр. Барысы да аны диңгездән соң яр буена чыкмаган дип саный, әмма анда «сукыр» зоналар бар», – диде Лариса.
Хатын-кыз хәтта экстрасенсларга да мөрәҗәгать иткән, әмма алар аңа бер-берсенә каршы килә торган дистәләгән версия генә әйткән. «Сәламәт булмаган шешенү, суны губка кебек сеңдереп шешенгән кыз. Очраклы рәвештә суга батып үлү», – дип язган бер экстрасенс югалган кызның фотосы астына.
Икенче версия буенча, Юлияне ниндидер ир-ат үтергән, һәм ул әле дә иректә, ә өченче версия буенча – кыз «хыяллары артыннан» гаиләсеннән качып киткән.
«Миңа калса, болар барысы да – сафсата. Кем шулай яза ала – акылсызлык», – дигән Юлиянең әнисе бу версияләр турында. Лариса өметсезлеккә бирелми һәм 4 елдан соң да кызын эзләүне дәвам итә, диелә хәбәрдә.