Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә депутат ярдәмчесе хатынын юлда чәченнән өстерәп йөргән

news_top_970_100
Күрше төбәктә депутат ярдәмчесе хатынын юлда чәченнән өстерәп йөргән
Видеодан скриншот

Чебоксарда юл кырыенда хатын-кызны кыйнаучы ир-ат төшерелгән видео таралган. Бу күренеш юлдагы камераларга эләккән.

Чебоксардагы берничә төркем язуынча, видеода төбәк депутатының ярдәмчесе, ә зыян күрүче – аның хатыны. Башка мәгълүматлар буенча, әлеге ир-ат депутатның ярдәмчесе булып элек эшләгән булган. «Mash» телеграм каналы бу ир-атны Маркел Егоров дип яза.

«Автоновости Чебоксары от ZR» телеграм-каналында ир-атның депутат ярдәмчесе булуыннан шушы ролик таралгач кына туктавын белдерәләр.

Видеода ир-ат хатын-кызны юл кырыенда чәченнән өстерәп алып бара, ак машинага этеп кертеп утырта.

Гражданның өй адресын ак машина номеры буенча тапканнар. «Автоновости» язуынча, ул полиция белән дә аралашкан һәм сорау алуга үзе килергә вәгъдә иткән. Аннары ул вакытны сузмакчы булган, ләкин аны 1 сәгатьтән соң барыбер тоткарлаганнар. Ул вакытта ир-ат бала белән була.

Полиция хезмәткәрләре ишегалдында кыскача сорау алган, ир-ат аларны бернинди дә куркыныч хәл булмавын, бу хәлнең беркемгә дә кагылмавын әйткән. Мәсәлән, ул бу вакыйганы «гаилә конфликты» гына дип әйткән, ә хатынының хәле белән кызыксынучыларга: «Ул үзен тәртипкә китерәчәк һәм [полициягә] киләчәк», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100