Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күңел тынычлыгын югалткан чакта укыла торган дога

news_top_970_100
Күңел тынычлыгын югалткан чакта укыла торган дога
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога чыкты.

«Мәскәүдә булган вакыйгалардан соң, күпләребез күңел тынычлыгын югалттык. Борчу, кайгы күңелегезне били башласа, бу доганы укыгыз», – диелә бу хәбәрдә.

Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бу доганы күп укый торган иде: «Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл».

«Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйтүенчә, кайгы-хәсрәт яисә борчу биләп алганда, кеше: «Аллаһүммә инни габдүк, үәбнү габдик, үәбнү әмәтик, нәсыяти биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гадлүн фийә када‘үк, әс‘әлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк, әү әнзәлтәһү фи китәбик, әү галләмтәһү әхәдән мин халкыйкь, әүистә‘ҫәртә биһи фи гыйлмил-гайби гыйндәк, ән тәҗгаләл-Куръәнә рабигә калби үә нүра садри үә җәлә‘ә хүзни үә ҙәһәбә һәмми», − дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны сагышыннан коткарыр һәм кайгыруын сөенечкә алыштырыр.

«Әй, Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның угълы һәм Синең колың булган хатын-кызның угълы. Мин тулысынча Синең кулыңда, Синең хөкемең минем өчен мәҗбүри тиешле, ә Синең миңа билгеләгән карарың гадел. Мин Синнән, Үзеңә Үзең исемләгән яки Китабыңда иңдергән яки мәхлукларыңның берсенә белгерткән яки Үзеңдә яшереп калдырган һәрбер исемең белән сорыйм; Коръәнне минем калебемнең язы ит, күкрәгемнең нуры ит, кайгымның бетү сәбәбе ит һәм тынычсызлыгымның китүе ит!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100