Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада балалар мәйданчыгында таудан шуганда үсмер малай җир астына төшеп киткән

news_top_970_100
Кукмарада балалар мәйданчыгында таудан шуганда үсмер малай җир астына төшеп киткән
Фото: "Татарстан 24" каналы видеосыннан скриншот

Кукмарада балалар мәйданчыгында таудан шуып уйнаганда, 12 яшьлек малай җир астына төшеп киткән. Әлеге урында юынтык сулар чокыры булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Бәхеткә, малай имгәнмәгән, аңа беренче ярдәмне урында ук күрсәткәннәр.

Хокук саклау органнары тикшерү башлаган. Ачыкланганча, балалар таганы һәм комлык урынында элек юынтык сулар чокыры була. Аның өстенә туфрак тутырганнар, грунтны тиешенчә ныгытмаганнар.

Җир убылган урынны махсус тасма белән әйләндереп алганнар, өстенә агач япма ясаганнар. Прокуратура да тикшерү башлаган.

«Хәзер бу чокырның ник кирәк булуын ачыклыйлар. Әгәр кирәк булмаса, плитканы ачып, чокырга грунт тутырабыз. Җир кипкәч, без ремонтлауга керешәбез», – дигәннәр башкарма комитетта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100