Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куертылган сөттән күмәч рецепты

news_top_970_100
Куертылган сөттән күмәч рецепты
Алия Петрова фотосы

Куертылган сөт кушып басылган камыр бик йомшак булып пешә.

Камыр өчен кирәк: 400 мл сөт, 25 г чи чүпрә, ярты чәй кашыгы тоз, 100 г куертылган сөт (сгущенка), 100 г ак май, 650-700 г он.

Җылы сөттә чүпрәне эретергә, шуңа эрегән ак май һәм куертылган сөт салырга, тоз сибәргә, әз-әзләп он өстәп, йомшак кына камыр басарга. Камырга тәм кертү өчен, ярты чәй кашыгы ванилин да кушарга була.

Әзер камырны кисәкләргә бүлгәләп, түгәрәк яки башка формадагы күмәчләр ясарга. Аларны бер-берсенә тидермичә табага тезәргә һәм, кабарсыннар өчен, 30-40 минутка җылы урынга куярга.

Өсләренә әз генә шикәр комы сибәргә мөмкин, чөнки бу камыр артык баллы түгел. Гомумән, мондый күмәчне төрле эчлек белән ясарга була.

Күмәчләр кабаргач, газ мичендә 180 градуста 15 минут тирәсе пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100