Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»тан кешеләрне чыгарырга булышкан укучыларны Дәүләт Думасында бүләкләячәкләр

news_top_970_100

«Крокус»та янгын вакытында кешеләрне чыгарырга булышкан мәктәп укучыларын Дәүләт Думасында бүләкләячәкләр. Депутатлар Эчке эшләр министрына яшь геройларга ведомство һәм дәүләт бүләкләре бирү турындагы үтенеч белән хат әзерли. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы яза.

Әлегә исемлектә 6 яшүсмер бар, шул исәптән гардеробта эшләгән Вика һәм аның дус кызы Саша, Ислам, Никита һәм Артем.

«Крокус»та дистәләгән кешене коткарган тагын бер батыр кыз: 15 яшьлек Виктория. Гардеробта эшләүче кыз атыш вакытында кешеләргә чыгарга булышкан. SHOT каналына сөйләгәнчә, ул инструктаж буенча эш иткән, паникага бирелмәгән, ә нәрсә булганын бары тик соңыннан гына аңлап җиткергән.

Виктория «Крокус»та инде ярты ел эшләгән, ул әти-әнисе белән Митино районында яши. Ул кичтә, гадәттәгечә, смена башлана, тик соңыннан шартлаган тавышлар ишетелә башлый. Вика минус беренче катта була һәм нәрсә булганын шундук аңлап өлгерми. Хезмәттәшләре атыш турында әйткәч, кыз югалып калмый һәм кешеләргә эшчеләр йөри торган ишектән чыгарга булыша. Ул нык курыккан кешеләрне тынычландыра, аларны ишеккә таба озата. Ә урамга чыккач, барысын да җыя һәм «Вегас»ка барырга куша, чөнки анда куркыныч булмый.

Виктория үзе бергә эшләгән иптәш кызы белән башка кешеләргә ияреп күпергә таба китә, анда аны дуслары көтеп торган була. Вика аларга атыш турында шалтыратып хәбәр итә. Соңрак аны әти-әнисе өенә алып кайтып китә. Вика сүзләренчә, ул бу хәлләр төгәлләнгәч кенә нәрсә булганын төшенгән.

«Крокус»та эшләгән 17 яшьлек Лиза Терехова да дистәләгән кешене чыгара. Лиза гардеробта 4 ай эшләгән, ә фаҗига буласы көнне аны ишек янына тамашачыларның билетларын тикшерергә куялар. Атыш башлангач, ул хатын-кызлар сугышкан дип уйлый, чөнки бик нык кычкырган тавышлар ишетә. Соңыннан ишек ягыннан бинаның эченә таба ук йөгергән кешеләрне күрә. Башта кыз зурлар белән залда колонна артында качып тора. Соңыннан инструктаж буенча эш итә – кешеләрне янгын баскычы буйлап урамга алып чыга.

Лиза әлегә хәлләнмәгән, колакларына зыян килгән – кыз гел аткан тавышлар ишетә.

«Мин барысын да ничек кирәк, шулай эшләдем. Әгәр шок хәлендә торсам, үзем дә, тагын йөзләгән кеше дә үләчәк дип уйладым», – дигән ул.

«Крокус»та гардеробта эшләгән 15 яшьлек Ислам Хәлилов та югалып калмый һәм йөздән артык кешен коткара.

Террористлар чыгар да үзенә ата башларлар дип уйласа да, качып, яшеренеп калмый. Ишекләрне ача һәм кешеләрне төтен аша чыгара. Аларның берсенә дә зыян килмәгән.

Исламга Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медален тапшырачаклар. Батыр малайны бу бүләккә мөфти Равил Гайнетдин тәкъдим итте.

«Крокус»та кешеләрне коткарган тагын бер батыр малай – Никита. Ул Ислам Хәлилов һәм тагын 2 хезмәттәше белән кешеләргә концерт залыннан чыгарга булыша.

Никита бер кунакның курткасын алганда беренче ату тавышларын ишетә. Ә соңыннан чабышкан кешеләргә һәм паникага игътибар итә. Шуннан соң егет хезмәткәрләр бүлмәсенә керә, анда Исламны, Ильяны һәм Артемны очрата. Артемда рация була, җитәкчелек шуның аркалы аларның эшләрен контрольдә тота. Егетләр эшчеләр йөри торган ишекләрне ача башлый һәм шуннан кешеләрне урамга чыгара. Шунда инде якындагы кибет һәм сәүдә үзәкләрендә эшләүчеләрне очраталар, алар исә кешеләргә китәргә булыша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100