Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»та һәлак булган улын әнисе искә ала: «Авылда яхшы эшләгәч, Мәскәүгә чакырдылар»

news_top_970_100
«Крокус»та һәлак булган улын әнисе искә ала: «Авылда яхшы эшләгәч, Мәскәүгә чакырдылар»
Фото: https://vk.com/mchs__russia

22 мартта Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында Кырымдагы Шторомовой авылында яшәүче Сергей Лаптев һәлак булган. Аны беренчеләр арасында атып үтергәннәр. Мәрхүмнең әнисе Любовь Лаптева РЕН ТВ хәбәрчесенә улы турында сөйләгән.

«Аппаратурадан күрдек – ул атыш башланган вестибюльгә керә, аны шунда ук атып үтерәләр», – ди әни кеше.

Ул улының балачак фотоларын күрсәтә, күз яшьләрен тыеп тора алмый. Аның сүзләренчә, 48 яшьлек Сергей бик яхшы кеше була, тәмәке тартмый, эчми, теләсә нинди электр җиһазын төзәтә ала, авылдашларының гозерен беркайчан кире какмый.

«Гел шалтыраттылар, Сережа ярдәм ит», – дип дәштеләр, ди елый-елый әни кеше.

2023 елда Сергей авылдан ерак түгел урнашкан кунакханәдә эшли башлый. Хуҗа кеше оста куллы хезмәткәрен тиз күреп ала, Мәскәүдә эшләп алырга тәкъдим итә. Бер бизнесменның фатирына ремонтларга чакыра. Сергейның авылда җир участогы була, ул шунда өй салырга тели.Төзелешкә акча эшләп алыр өчен, Мәскәүгә эшкә барып кайтырга ризалаша.

«Яңа елга кадәр киткән иде. Фатирны яхшы ясаган инде, аңа тагын эш тәкъдим иткәннәр», – ди әнисе.

Фаҗига булырга 1 атна алдан Сергей 22 марта рок-концертка барачагын әйтә. Теракт булгач, Сергейга олы улы шалтыратырга маташа, ләкин булдыра алмый. Улы бу вакытта башкала төбәгендә эшли. Аннары Сергей Лаптев фамилиясе һәлак булучылар исемлегендә чыга. Сергейның үлемен өлкән яшьтәге ата белән анага кодалары хәбәр итә.

«Сергейның кодасы килде. Мине кочаклады да әйтте. Мин башта аңламадым да», – ди әни кеше.

Сергейны туган ягында җирләячәкләр. Тиздән олы улы аның гәүдәсен танырга бара, аннары аны авылга алып кайтуны хәл итәчәкләр. Сергейның хатыны, 2 улы бар, берсенә әле 8 яшь, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100