Коточкыч фаҗигагә 1 ел: «Крокус»тагы теракт корбаннары истәлегенә мемориал ачылды

22 мартта Мәскәү янында урнашкан «Крокус Сити Холл»дагы терактка 1 ел булды. Красногорск шәһәрендә теракт корбаннары истәлегенә мемориал ачылды. Йөзләгән кеше, чәчәкләр һәм уенчыклар белән, нәкъ 1 ел элек кимендә 145 кешенең гомере өзелгән һәм йөзләгән кеше яраланган урынга килгән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
9 метрлы мәрмәр мемориал «Крокус Сити Холл» бинасы янында урнашкан. Нәкъ 1 ел элек аның диварларына гаепсез корбаннарның каны чәчрәде, ә концерт залыннан музыка һәм көлү урынына кычкыру, елау һәм автомат тавышлары ишетелде. Ак торналар коточкыч фаҗиганең символына әйләнде. Алар мәрмәр стелада да сурәтләнгән – 14 кош канатларын җәеп күккә күтәрелә. Иң аста: «2024 елның 22 мартындагы мәрхәмәтсез террор акты корбаннары истәлегенә», – диелгән.
Ачылышка йөзләгән кеше килгән. Кемдер кызыл канәферләр алып килгән, башкалар – йомшак уенчыклар (террорчылар корбаннары арасында 6 бала була). Һәлак булучыларны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан ителә, аннан соң кешеләр чәчәкләрне һәм уенчыкларны салган.

Фото: © Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев телеграм каналыннан
«Крокус Сити Холл»дагы теракт 2024 елның 22 мартында кич белән булды. «Пикник» төркеме концертына килгән берничә мең кеше булган концерт залына 4 террорчы бәреп керә. Алар ут ача. Моннан тыш, 2 террорчы тамаша залындагы урындыкларга ут төртә, нәтиҗәдә «Крокус» бинасында зур янгын чыга.
Шулай ук, терактка бер ел буды дигәндә, Россия тикшерү комитеты җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Материаллар гаепләнүчеләргә танышу өчен тапшырылган, аннары судка җибәреләчәк. Барлыгы 19 кеше тоткарланган, шуларның дүртесе – террактны башкаручылар. Әлегәчә терактны оештыручыларның кайберләре җавапка тартылмаган. Алар чит илдә. Аларны эзләүгә бирелгән.