
Ризык әзерләгәндә игътибарны читкә юнәлтмәскә кирәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе телеграм-каналында хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә:
- ризык пешергәндә плитәне караучысыз калдырма;
- плитәне бүлмә җылыту өчен файдаланма;
- ризык әзерләү өчен кулланган барлык әйберләрнең куркынычсыз булуын һәм янып китә алмавын тикшер;
- плитәнең төзек булуын даими карап тор;
- кечкенә балаларга плитәнең куркыныч булуы турында аңлат.
Иминлек үзеңнән башлана, диелә хәбәрдә.