Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көтеп алган беренче бала...» – Уфада яңа туган кыз бала операция ясаганда үлгән

news_top_970_100
«Көтеп алган беренче бала...» – Уфада яңа туган кыз бала операция ясаганда үлгән
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче ир белән хатынның яңа туган кызлары Сабина операция вакытында вафат булган. Бу – аларның көтеп алган беренче балалары була. Фаҗига 3 апрельдә республика балалар клиник хастаханәсендә булган (РДКБ), дип яза Newsbash сайты.

Булачак әти-әни сабыйлары тууны төземселәнеп көтә, әмма яшь хатынның 25 атнада сулары китә, аңа перинаталь үзәктә ашыгыч рәвештә кесарево ясыйлар. Сабина 490 граммлы булып туа, сабыйны яңа туган балалар патологияләре бүлегенә күчерү өчен, табибларга шактый көч түгәргә туры килә. Кыз бераз ныгыгач һәм авырлык җыя башлагач, аны РДКБга күчерәләр. Туганда ук кызның күз кабаклары бер-берсенә береккән була һәм ул күзләрен ача алмаган. Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк була.

Әмма балалары вафат булган ир белән хатынның адвокаты Дмитрий Черкасов сүзләренчә, табиблар тулы булмаган тикшерү генә уздыра һәм Сабинаны операция бүлмәсенә алып кереп китә.

«Балага «битлекле» наркоз биргәч, ул операция башланганчы ук, операция өстәлендә вафат була. Баланың тәненә зәңгәр таплар чыккан, корсагы кабарган», – дип сөйләгән Дмитрий Черкасов.

Аның сүзләренчә, табиблар операция бүлмәсе янында торган әни кешегә баласы үлгәнен әйтергә батырчылык итми. Бары тик кичке 6лар тирәсендә генә аңа баш табибның кабул итү бүлмәсеннән шалтыратып, кызының вафат булуын әйтәләр.

Әти-әнинең кулында әлегә баланың үлү турында таныклыгы гына бар, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен бирмәгәннәр. Сабинаның әти-әнисе, туры килми торган анестезия үлем сәбәбе булырга мөмкин, дип саный.

«Судмедэкспертиза нәтиҗәсенең әле дә булмавы сәер. Һәм нигә баланы шундук ярмаганнар? Алар нәрсәне дә булса яшереп калдырырга теләгәндер, дип фаразлыйбыз», – дип сөйләгән адвокат Дмитрий Черкасов.

Ә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бала операция өстәлендә түгел, ә яңа туган балалар анестезиологиясе һәм реанимация бүлегендә вафат булган. Әмма баланың әти-әнисе һәм аларның адвокаты бу сүзләренә инкарь итә.

Сабинаның әти-әнисе РДКБга карата җинаять эше ачтыруга ирешергә тели, шулай ук судка иск та әзерлиләр. Аларның максаты – бердәнбер балаларының фаҗигале үлеменең чын сәбәпләрен ачыклау һәм гаеплеләрне җавапка тарту.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100