Салат ясау өчен кирәк: 1,2 килограмм кәбестә, 1 кишер, 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе (яки 50 грамм 9 процентлы аш серкәсе), 6 тырнак сарымсак, 1-2 чәй кашыгы тарттырылган кориандр, 1 чәй кашыгы паприка, ярты чәй кашыгы кызыл борыч, ярты чәй кашыгы куркума, 3-4 чәй кашыгы шикәр комы, 80 грамм көнбагыш мае.
Кәбестәне якынча 3-4 сантиметр зурлыктагы шакмакларга турарга, аннары тоз һәм аш серкәсе белән бутап, 30 минутка шул килеш калдырырга.
Күпмедер вакыт үткәч, кәбестәгә вак угычта уылган сарымсак, рецептта күрсәтелгән күләмдә кориандр, паприка, кызыл борыч, куркума һәм шикәр комы салырга, яхшылап болгатырга. Соңыннан өстенә газ плитәсендә кайнарлатып алынган көнбагыш мае сибәргә.
Кәбестә салатын, банкаларга (700 граммлы 2 банка чыга) тутырып, суыткычка куярга. Ул 1 тәүлектән ашарга әзер була.