Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коръән укыган кешене тыңлаганда сөйләшергә ярыймы?

news_top_970_100
Коръән укыган кешене тыңлаганда сөйләшергә ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдәрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында Коръәни Кәримне укыганда эчке (кальби) әдәпләр турында аңлата.

1. Коръәни Кәримне бирелеп уку, мәгънәсенә төшенергә тырышу, фикерләп уку һәм гамәл кылырга тырышу.

Раббыбыз Аллаһы Үзенең Изге Китабында болай дип әйтә: «[Коръәни Кәрим] Мөбарәк бер Китап ки, аны сиңа алар аның аятьләре хакында уйласыннар һәм [нәфесләренең бозык теләкләреннән арынган] аек акылга ия булганнар үгетләнсен дип иңдердек». «Сад», 38:29

2. Коръәни Кәримне укыганда, аның кеше сүзе түгел, Аллаһы Сүзе икәнлеген истә тотып уку.

3. Коръәни Кәримнең төп максатын белеп уку, ягъни бу Китап савапка ирешү һәм гыйбрәт өчен укыла.

4. «Мин инде Коръәни Кәримне шәп укыйм», – дип масаймау, тәкәбберләнмәү, бәлки, киресенчә, түбәнчелек белән укып, нәфесеңне тәрбияләү.

5. Коръәни Кәримне укыган кешене тыңлаганда яисә ишеткәндә, сөйләшмәү, игътибар белән тыңлап, калеб белән фикерләү.

Коръәни Кәримдә Хак Тәгалә болай дип әйтә: «Коръән укылган чакта, аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз, – бәлки, сез [Аллаһы тарафыннан] рәхмәт ителерсез». «Әл-Әгъраф / Киртәләр», 7:204

6. Коръәннән булдыра алган хәтле ятлау һәм ятлаганын онытудан саклану, чөнки Коръәни Кәримне ятлау – сөннәт гамәл, ә ятлаганыңны онытмау – вәҗиб.

7. Коръәни Кәримне укыганнан соң дога кылу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100