Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Контузия алган хәрби, хәтерен югалтып, Мәскәүдә 3 көн адашып йөргән

news_top_970_100
Контузия алган хәрби, хәтерен югалтып, Мәскәүдә 3 көн адашып йөргән
Фото: © "Mash" телеграм-каналыннан

Хәрби операциядә контузия алган Игорь хәтерен югалткан, Мәскәүдә документларсыз калган һәм 3 көн адашып йөргән. Аны табып, туганнары янына Омскига җибәргәннәр.

Фронтта яраланганнан соң, Игорь Карачай-Черкесиядә госпитальдә реабилитация узган. Тернәкләнгәч, Омскига Мәскәү аша транзит белән билет сатып алган. Башкалага иртәнге 7дә очып килсә, 23:30да туган якларына очарга тиеш була, дип яза «Мэш» каналы.

Рейс көткәндә, шәһәрне карарга дип, таксига утырып китә. Әмма кинәт кыска вакытка хәтерен югалта. Хәрби урамда документларсыз, телефонсыз уянган. Ул сумкасын таксида калдырган була.

Игорь 3 көн башкала урамнарында йөри, аннары хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Аннан аны «Ватанны саклаучылар» фондының Мәскәү янындагы филиалына тапшыралар. Анда ир-ат улы белән элемтәгә кергән.

Таксистны да тапканнар. Бу 3 көн дәвамында шофер, әйберләрен кире кайтарыр өчен, пассажирын эзләгән. Аннары ул хәрбинең кунакханәдә кунып чыгу чыгымнарын түләгән, икенче көнне аэропортка бушлай алып барып куйган.

Омскида Игорьны башка хәрбинең улы каршы алган һәм туган авылына алып кайтып куйган. Хәзер Игорь өендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100