news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кибеттә товарны түләгәнче ашап карарга, киштәләрне фотога төшерергә ярыймы?

news_top
Кибеттә товарны түләгәнче ашап карарга, киштәләрне фотога төшерергә ярыймы?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кайвакыт кибеттә теге яки бу ризык бик тәмле булып кызыктырып тора, һәм аны кибеттә үк ашап карыйсы килә. Әгәр бу әйберне сатып алырга җыенасыз икән, аны ашап карарга ярый. Бу хакта Роскачество телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

«Түләгәнче ашап яки эчеп карарга ярый, тик кайбер өстәмәләр бар», – дип хәбәр итә Роскачество.

Бу очракта иң мөһиме – әйбернең төргәген саклау һәм соңыннан товар өчен кассада акча түләү.

Әгәр сез төргәкне бирмисез икән, кибет сезнең бу адымны урлау дип санарга хокуклы (Россия Административ хокук бозулар кодексының 7.27 нче маддәсе).

Ведомствода сатып алучыларның кибетләрдәге башка хокуклары турында да сөйләгәннәр.

Мәсәлән, әгәр кассадагы бәя киштәдә язылган бәядән югарырак икән, сез товарны киштәдә күрсәтелгән бәядән сатуларын таләп итә аласыз. «Кулланучы хокукларын яклау турында» закон кибетләрне товар турында дөрес мәгълүмат күрсәтергә, шулай ук бәяне дә дөрес күрсәтергә мәҗбүр итә.

Кайвакыт чекта «кинәт» кенә артык товар барлыкка килә. Бу – кибет хатасы булып санала. Бу очракта чекны күрсәтегез һәм камерадагы язма белән чагыштыруны сорагыз. Әгәр сезгә акчаны кире кайтарудан баш тартканнар икән, сәүдә оешмасы администрациясенә яки Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр кибеттә товарны ватсагыз һәм бу – сезнең гаеп белән булмаса, (әйтик, тайгак идән (бу хата кисәтү булмаган очракта), бик тар аралык, кассирның лентаны кисәк эшләтеп җибәрүе, шулай ук товарның яхшылап куелмавы аркасында) шулай ук сез аның өчен түләргә тиеш түгел.

Кибеттә товарларны, киштәләрне, бәяләрне фотога төшерергә ярый – бу коммерция сере түгел. Фотога төшерүне җәмәгать тәртибен бозган очракта гына сакчылар чикли ала, әмма фотога төшерү факты үзе чикләнми.

Әгәр сатучы сезгә карата дорфа булган икән, аңа карата шикаять белдерергә була. Моны кибетнең ярдәм хезмәте (служба поддержки), кибетнең сайты аша, әгәр инде проблема хәл ителмәгән икән, Роспотребнадзор аркылы эшләп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар