Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов кулга алынган

news_top_970_100
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов кулга алынган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов 28 майга кадәр кулга алынган. Бу хакта ТАСС Совет районы судына сылтама белән хәбәр итә.

Хәйретдинов 1 ай да 26 көнгә кулга алынган. Ул вәкаләтләрен арттыруда һәм зур күләмдә алдашуда (мошенничество) гаепләнә.

159нчы маддәнең 4нче пункты (зур күләмдә алдашу) буенча Җинаять кодексында 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Зур күләм 1 миллион сумнан башлап санала.

286нчы маддәнең 3нче пункты, «г», «е» өлешләре буенча (вәкаләтләрне арттыру, «г», «е» өлешләре – алдан килешеп һәм алдан килешеп) Җинаять кодексында шулай ук 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Совет районы суды хәбәр итүенчә, тикшерү версиясе буенча, 2022-2023 елларда Хәйретдинов һәм КФУдагы зур урында утырган җитәкчеләр (аларның исемнәре әлегә ачыкланмаган) алдашу юлы белән, вәкаләтләрен арттырып, югары уку йортыннан 2 фәнни-тикшеренү институтына – «Восточный разряд» һәм «Клио+»ка бирелгән 2 миллион сум акчаны үзләштергән.

Рамил Хәйретдинов 2011 елда, Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры булып эшләгән вакытта ук, дәүләт милкен законсыз рәвештә арендага бирүдә гаепләнгән иде. Аны КФУның элекке ректоры Илшат Гафуров институтка директор итеп чакырды, һәм бу эш тукталып калды. Илшат Гафуров үзе, заказ буенча кеше үтерүдә гаепләнеп, кулга алынды. Хәзерге вакытта аның эше буенча әлегә тикшерү бара.

«Восточный разряд» лабораториясе Үзәк Азия, Азәрбайҗан, Иран, Төркия архивларындагы документларны цифрлаштыру, тәрҗемә белән шөгыльләнгән, бу эшкә студентлар да җәлеп ителергә тиеш булган.

«Клио+» Татарстан халыклары мәдәнияте буенча укыту-методик комплекслар әзерләгән.

  • Рамил Равил улы Хәйретдинов 1964 елның 16 июнендә Буа районы Черки-Кильдураз авылында туган, тарих фәннәре кандидаты, Тукай премиясе лауреаты – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать-пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив составында). Тарих институтында, Министрлар Кабинетының ономастика комиссиясендә эшли. 2002 елда – Геральдип совет рәисе урынбасары, соңыннан рәисе, ул җитәкче булганда, күпчелек районнарның герб-флаглары әзерләнә. 2007 елдан – Казан Кремле музей-тыюлыгында. 2011 елдан – Институт директоры.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100