Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләрнең юкка чыгуы» «фокусын» күрсәткән блогерларның видеолары йөз меңләгән карау җыя

news_top_970_100
«Кешеләрнең юкка чыгуы» «фокусын» күрсәткән блогерларның видеолары йөз меңләгән карау җыя

Россиядә тыелган социаль челтәрләрнең берсендә «кешеләрнең юкка чыгуы» «фокусын» күрсәтелгән видеороликлар зур популярлык казанды. Беренче карашка, бу видеолар бик мәгънәсез һәм, билгеле, фокус дип әйтеп тә булмый.

Үзегез уйлап карагыз – инде акыл кергән ир уртасы кешеләр үзләрен чүпрәк белән каплый, һәм алар, имеш, юкка чыга. Әмма аларның качып киткәннәре күренеп тора.

Билгеле, мондый беркатлы «фокус» кешеләрне гаҗәпләндерә, әмма күпчелек моңа юмор белән карый. Аларны алкышлыйлар, ышанган кыяфәт чыгаралар.

Бу «фокусчылар» турында мәгълүмат интернетта бик аз. Siegfried And Joy (Зигфрид һәм Джой) - Берлиннан. Алар фокусчылар ярышында да шундый ук номер күрсәтеп, жюрины беркатлылыклары белән гаҗәпкә калдыра. Билгеле, алар ярыштан төшеп кала. Әмма аларның фокуслары чын фокус түгел, ә аларга пародия булса да, зал аларны басып алкышлый.

Дуэт хәзер урамнарда «фокус» күрсәтә. Аларның кыланмышлары кешеләрне елмаергә мәҗбүр итә, кешеләр ышанган кыяфәт ясый. Комментарийларда да аларның «фокусларына» гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып язалар.

Хәзер инде бу «фокусчыларны» таныйлар. Ә кайберәүләр аларга охшатып үзләре «фокус» күрсәтеп йөри башлаган. Менә бу кызчыкның видеосын карагыз әле.

Хәзер исә «фокусчыларның» кайбер фокусларына бәя бирегез. Ышандырамы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100