Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешегә сөйли күрмәгез» – Камил Исхаков Миллениум күперенә акчаны ничек тапканын сөйли

news_top_970_100
«Кешегә сөйли күрмәгез» – Камил Исхаков Миллениум күперенә акчаны ничек тапканын сөйли
Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

Татарстанның атказанган артисты, хәләл туйлар алып баручы Ильяс Халиков социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызыклы видео куйган. Хэштегларга караганда, бу очрашу «Шамил» мәдрәсәсендә булган.

Видеода күренгәнчә, анда Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков кунак булып килгән. Ул Миллениум күпере ясалган картина тоткан һәм башкалада Миллениум күпере ничек төзелүен искә ала.

«Күпер төзергә кирәк. Нинди рәвештә, ничек эшләргә, дип уйлап йөрибез. Акча юк, тегесе юк. Мин Минтимер Шәрипович янына килдем дә «Минтимер Шәрипович, азрак булышыгыз инде, ул сезгә тагын бер һәйкәл була бит. М – Минтимер» дидем», – дип картинадагы «М» хәрефенә күрсәтә ул.

«Сез аны кешегә сөйләмәгез яме. Шуннан соң, чынлап та, азрак финанс китте», – дип сөйли Камил Исхаков.

«Җаен тапкан», – ди тыңлап утыручы. Элеккеге мэрның «кешегә әйтмәгез инде аны» дигән сүзеннән соң, халык рәхәтләнеп көлешә.

Видео Ильяс Халиковның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100