14 апрель иртәсендә Казандагы «Вера-2» картлар пансионатының тәрәзәләре каршында 77 яшьлек бабай мәете табылган. Бу хакта «KazanFirst» хәбәр итә.
Табылган вакытта ир-атның 1 сәгать чамасы элек үлүе ачыкланган. Якынча мәгълүматлар буенча, бабай тәрәзәдән егылып төшкән.
Кайбер чыганаклардан билгеле булганча, бабайда үлем алды язуы табылган, әмма аның эчтәлеге хәбәр ителми.
Һәлак булучының пансионатта торучы булуы билгеле. Пенсионерның үлем шартлары ачыклана.