Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан хастаханәсендә бер хатын-кызны кыйнап үтергәннәр

news_top_970_100
Казан хастаханәсендә бер хатын-кызны кыйнап үтергәннәр
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Казанда яшәүче ир-атны хастаханә пациентын үтергән өчен хөкем иттеләр. Бу турыда Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиевка сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

52 яшьлек ир-ат «үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган.

Әлеге җинаять 2023 елның 4 декабрендә Казанның 2нче клиник хастаханәсендә була. 52 яшьлек ир-атны исерек килеш хастаханәгә китерәләр. Хастаханәдә ул 46 яшьлек хатын-кыз белән талаша. Хатын-кыз да биредә исерек килеш була. Аннары ир-ат хатын-кызны кыйный, хатын урында ук үлә.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен өлешчә таный. Аны 10 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100