Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан табиблары 23 яшьлек егетнең авызыннан йомырка зурлыгындагы шешне алган

news_top_970_100

РКБ табиблары 23 яшьлек егетнең авызыннан зур шешне (киста) алу буенча уңышлы операция үткәргән, дип яза «Татар-информ» РКБ матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Егет үзе Кукмара районыннан. Ай ярым дигәндә авызында күкәй кадәр киста үскән. Ул сөйләшергә комачаулый башлаган. Авызында зур шеш барлыгын күреп, ул табибларга мөрәҗәгать иткән.

Табиблар тикшергәч шул билгеле булган: бу шеш аның белән тумыштан булган. Ул «дермоидная киста» дип атала. Пациент моның турында белмәгән.

Операция казналык-йөз хирургы Райнур Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә һәм аның ярдәмчесе катнашында узган. Белгечләр, авыз куышлыгын кисеп, шешне алганнар. Операция уңышлы үткән. 4 көннән соң пациент, сәламәтләнеп, өенә кайтып киткән.

Фото: © РКБ матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100