Коломна шәһәрендә канализациядә 2 айлык баланың гәүдәсе табылганнан соң, җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ташланган сабыйның әнисен эзли. Бу хакта Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип яза «РЕН ТВ» сайты.
Хәбәр ителгәнчә, күпфатирлы йортта яшәүчеләр канализациядә проблема булу аркасында коммуналь хезмәтләрне чакырткан.
22 мартта чистарту эшләрен үткәрергә килгән слесарь йортның подвалында торбаларның берсендә бала мәетен таба, дип хәбәр итә ведомство.
«РЕН ТВ» чыганагы мәгълүматы буенча, канализациядә табылган сабыйның авырлыгы нибары 2 кг булган.
Әнисенең яңа туган баланы үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары баланың нинди шартларда үлүен һәм канализация торбасына ничек эләгүен ачыклый.