Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камчаткада кар ташкыны астында калган туристлар табылган

news_top_970_100

Камчаткада кар ташкыны астында калган турист 44 яшьлек Татьяна Некрасовның һәм 19 яшьлек Глеб Пылевның мәете табылган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Камчатка крае хакимияте рәисе урынбасары Роман Василевский хәбәр иткәнчә, Татьянаның мәетен туристик төркемдәге исән калган кешеләр үзләре тапкан. Коткаручылар, буран аркасында, әлегә алар янына барып җитә алмаган, әмма алар туристлар белән спутник аша элемтәдә тора.

165 номерлы 11 кешелек туристлар төркеме Елизовский районында 1437 метр биеклектә, Кехкуй тавыннан 4,5 км ераклыкта, Красноармейский перевалы тирәсендә кар ташкыны астында калды. 9 кеше мөстәкыйль чыга алган, ә 19 яшьлек Глеб Пылев һәм 44 яшьлек Татьяна Некрасова югалды.

Видеода – поход башланыр алдыннан төркем җитәкчесе Алексей Чепуштанов һәм төркемнең башка кешеләре. Алар 22 мартта кайтырга планлаштырган була.

Төркемнең тулы исемлеге:

1. Пылёв Глеб

2. Пылёв А.А.

3. Игнат В.В.

4. Некрасова Татьяна

5. Кочетов А.В.

6. Рахматуллина Ю.С.

7. Рахматуллин Р. Х.

8. Айкина Е.В.

9. Шишина В.Н.

10. Скрипаченко А.Ю.

11. Чепуштанов Алексей — җитәкче.

Туристлар Глеб Травин исемендәге клубтан походка барган була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолеты кар ташкыны астында калган туристларны эвакуацияләде. 19 яшьлек Глебның мәетен дә коткаручылар тапкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100