Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәләшнең тулгаклары башлангач, никахны бала тудыру палатасында гына уздырганнар

news_top_970_100

Америкада бер пар үзенчәлекле туй уздырган. Өйләнешергә уйлаган һәм бәби көткән пар – Сара һәм Брэндон Перри – туй көнен әйбәт планлаштырдык, дип уйлый, алар исәбе буенча, бәби туйга кадәр тумаска тиеш була әле. Бу хакта 120.su сайты яза.

Әмма кәләшнең тулгаклары вакытыннан алда башлана, шулай итеп, кияү белән кәләш хастаханәгә ашыгып кына калмыйча, язылышу тантанасын бала табу палатасында ук уздырырга уйлый. Шәфкать туташлары булачак әнине ак җәймә белән чорный, ак тукыма кисәгеннән фата да ясый. Хастаханәдә хәтта рухани да табыла, ул Сара белән Брэндонны никахлаштыра. Дөрес, рухани хастаханәдә бөтенләй башка сәбәп белән була, шуңа күрә тантананы да гадәти киемнәрдән генә уздыра.

Әмма, кияү белән кәләш мондый үзенчәлекле туйларыннан бик канәгать кала, алар бу көнне идеаль дип атый. Ә озак та узмый, яшь пар туйларына иң зур бүләк ала – аларның уллары туа. Аңа Оливер дип исем кушканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100