Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кайнар хитлар» концертында көтелмәгән хәл: «Бу – кызганыч та, куаныч та»

news_top_970_100
«Кайнар хитлар» концертында көтелмәгән хәл: «Бу – кызганыч та, куаныч та»

«Болгар радиосы»ның «Кайнар хитлар» концертында көтелмәгән күңелсез хәл булган. Концерт башлану белән аппаратура сафтан чыгып, җырчыларга күпмедер вакыт баянга гына җырларга туры килгән. Бу хакта концертта катнашкан Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар сторисларында сөйләде. Бәхетләренә, алар тамашада иң алдан чыгыш ясаганнар һәм бу хәл турында инде кайтып барганда, юлда гына ишеткәннәр.

«Инде без чыгып киткәндә үк нәрсәдер сүнде. Микрофонмы, музыкамы – аңламадык. Кайтып киттек. Ярар, төзәтерләр, дип уйладык. Әмма концертта минем апам да утыра иде. Ул миңа: «Гөлзада. монда бөтен аппаратура янып чыкты бугай, артистлар баянга җырлыйлар», – дип язды. Шаккаттык. 3-4 кеше җырлап өлгергәндер, шулай аппаратура янып чыккан. Бик кызганыч хәл инде бу», – дип сөйли «кайнар яңалыклар»ны Гөлзада.

«Бу – кызганыч та, куаныч та бер караганда. Тамашачы әле кайчан шуның кадәр артистның баянга җырлаганын ишетер иде», – дип кушыла аңа тормыш иптәше Илгиз.

«Артистлар өчен кызганыч. Кемдер биючеләр белән номерлар әзерләп килгән. Төрле хәлләр була, барысына да әзер булырга кирәк», – дип сөйли Гөлзада.

Озак та үтми, артистларга «аппаратура эшләп китте» дигән хәбәр килгән.

«Аллаһка мең шөкер. Жәлләдем шундый калган артистларны. Бик кыен хәл, беркемгә дә андый хәлдә калырга язмасын», – ди Гөлзада Хәсәншина.

Җырчы ИлСафка да баянга чыгыш ясарга туры килгән. «Техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан хәл тамашачыларның кәефен бер дә төшерми! Киресенчә, артистларның тере тавышына кушылып, алкышлап утыралар», – дип язган ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2025
    Исемсез
    Илсаф абыегыз баянга да, курайга да җырлар ул. Илһам Шакиров Кара урманны ничек җырлый бернинди музыка коралына кушылмыйча да. Хәзерге дөбер-шатыр музыканы баянда уйнап булмыйдыр аны. Яшьләр татар-башкорт моңнарының тетмәсен тетеп, тыңлар җирен калдырмадылар шул. Кичә кич Татарстан радиосы Фәридә Кудашева һәм Мәгафүр Хисмәтуллин концертын тапшырды. Интернетта Татарстан радиосы айдан артык инде эшләми. Шул проблеманы язып чыксагыз иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100